Актаныш районы Чуракай авылы мәдәният йортында Әмәкәй авылы үзешчәннәре Ф.Бүләковның "Әбиләргә ни җитми?" исемле моңсу комедиясен сәхнәләштерделәр. Чуракай авылы тамашачысы рәхәтләнеп көлде дә, елады да, кул чабырга да онытмады.