15 -19 нчы гыйнвар көннәрендә Саратов шәһәрендә “Хрустальный волан” бөтенрәссәй турниры утте. Татарстан җыелма командасы составында спорт мәктәбе бадминтончылары Айнур Залилов һәм Нурислам Шәйхуллин катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча парлы һәм шәхси беренчелектә Айнур Залилов беренче, катнаш уенда өченче урын алды. Нурислам Шәйхуллин парлы һәм шәхси беренчелектә өченче урынга лаек булды. Тренерлары Инсаф Ханов.