Иске Вәрәш авылы китапханәсендә шагыйрә, драматург, Г.Тукай премиясе лауреаты Гөлшат Зәйнәшеваның тууына 90 ел тулу уңаеннан "Күпкырлы талант иясе" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. Китапханәче шагыйрәнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Балалар шигырьләрен кычкырып укыдылар, аның шигырьләренә иҗат ителгән җырлар тыңладылар.