Сәнгать мәктәбе яңалыклары

2018 елның 16 гыйнвары, сишәмбе
Традиция буенча 15 гыйнвар көнне Мөслим сәнгать мәктәбе укучылары студентлар белән очрашты. Фәрит Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллиятендә белем алган сәнгать мәктәбе чыгарылышлары студент тормышы турында сөйләделәр. Зилә Кыямова һәм Алмаз Шакиров үз инструментларында уйнау осталыклары белән дә таныштырды. Укучылар һәм укытучылар коллективы студентларга уңышлар теләп калды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International