Каенсаз авылы китапханәсе "Саф һава - тәнгә дәва" дип исемләнгән спорт бәйрәме үткәрде. Китапханәче балалар белән тау шуарга бару оештырды, төрле уеннар уйнатылды. Бу төр эшчәнлекне куллану балаларны табигатьтә булуга күнектерә, гаҗәпләнергә өйрәтә, әйләнә-тирә дөньяга кызыксынулы һәм сак караш тәрбияли.