Мәллә-Тамак авыл китапханәсесе "Көмеш кыңгырау" газетасы уздырган "Әнием -кояшым" дигән конкурста катнашкан балаларга, кайткан бүләкләрне тапшырды. "Ярма" номинациясендә 1 урынны Раил һәм Ренал Шайгардановлар алды, "Рәсем" номинациясендә Артём Голубоцкий 2 нче урынга лаек булды, "Чәнечкеләр-калаклар" номинациясендә 3нче урынны Фаиз белән Адилә Мирсәитовлар яулады. Алар йомшак уенчыклар һәм дипломнар белән бүләкләнде. Катнашкан һәр балага сертификатлар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.