Скандинавча йөрү

2018 елның 6 гыйнвары, шимбә

Кышкы бәйрәм яллары Мөслимдә төрле бәйрәм чараларына бай булды: спорт ярышлары узды, балалар өчен музей-китапханәләрдә төрле кичәләр, экскурсияләр оештырылды. Кичә "Мөслим йөрәге" скверында район үзешчәннәре концерт программасы белән чыгыш ясады. Яңа ел төнендә әлеге скверда уеннар оештырылды, өлкәннәр иртәнгә кадәр күңел ачты. Сквер янындагы шугалак иртә-кич балалар тавышыннан тынып тормый. Берәүләр Кыш бабай бүләк иткән тимераякларын сыный, икенчеләре эне-сеңелләрен өйрәтә. Сабыйларның шат авазы бәйрәм көннәренә тагын бер ямь өсти кебек.

Бүген "Кояшлы Ык" яр буе ял паркында скандинавча йөрү булды. Разминка ясап алдылар.Әлеге төр күнегүләр җыелмасы мөслимлеләр арасында бик популяр. Көн саен парк-скверларда һәм урамнарда чаңгы таяклары белән йөрүче өлкәннәрне очратырга була. Массакүләм оештырылучы чарада да райондашларыбыз актив катнашты. Ә азактан “Мизгел” яшьләр узәгендә чәй табыны артында әңгәмә корып алдылар. Җиңучеләрне Яшьләр һәм спорт бүлеге җитәкчесе Яббаров Ильшат Римас улы тәбрикләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International