Сәнгать мәктәбе яңалыклары

2017 елның 22 ноябре, чәршәмбе
Агымдагы уку атнасы рәсем сәнгате бүлегендә узган ачык дәрес белән башланып китте. Тәҗрибәле укытучыбыз Батырова Рәмзия Каюм кызы 3 сыйныф укучылары белән фетрдан открытка ясау буенча ачык дәрес үткәрде. “Чәчәкле кактус” дип исемләнгән открыткалар Халыкара әниләр көненә бик матур бүләк булды. Шунысын да әйтергә кирәк, бу көннәрдә рәсем сәнгате бүлегендә шөгыльләнүче балалар Әниләр көненә күптөрле эшләнмәләр ясый. 1 сыйныфлылар, мәсәлән, декупаж ысулы белән бизәлгән сувенир тәлинкәләр әзерләде. Фоамиран белән эшләү серләрен дә өйрәнә укучыларыбыз. Фотосүрәттә - 3 сыйныф укучысы Адилә Миннеразыева үзе иҗат иткән роза чәчәге белән. Бу шулай ук бәйрәмнәргә уникаль бүләк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International