Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы – “Мәгариф” журналы редакциясе игълан иткән “Авыл укытучысы” республика конкурсында Мөслим лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Чулпан Ситдикова “Балаларга мәхәббәт” номинациясендә җиңү яулады.