О культуре района

Мәдәният хезмәткәрләре район халкының мәдәни, рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерү өстендә зур хезмәт куя. Заман таләпләренә туры китереп оештырылган чаралар һәркемнең күңелен яуларлык. Елдан ел тамашачы аудиториясенең арта баруы әнә шул хакта сөйли.

    Һәр елны районда үтүче мәдәни чаралар планы мәдәни – тарихи мирасны саклап калу максаты кысаларында төзелә. Аның төп юнәлешләре булып мәдәният учрежденияләренең материаль - техник базасын ныгыту, халык иҗатын саклап калу, авылларда халыкны мәдәнияткә тарту, аның ялын оештыру өчен төрле яңа эш формаларын, түгәрәкләр эшчәнлеген тагын да үстерү, камилләштерү тора.

      Мәдәният учакларында барлыгы 132 эшли. Шуларнын 30ы район мәдәният йорты хезмәткәрләре, 96 сы авыл мәдәният йортларында һәм авыл клубларында эшләүчеләр, 6 сы декрет ялында. Районыбыз мәдәният йортында барысы 13 түгәрәк эшли:

  1. Район мәдәният йорты халык театры;

  2. “Мөслим тугайлары” халык фольклор ансамбле (җитәкчесе- ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Абдуллин)

  3. “Ык буйлары” җыр һәм бию ансамбле (җитәкчесе- ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Ирек Салихҗанов)

  4. “Мөслим бизәкләре” бию ансамбле;

  5. “Сердәш” кечкенәләр төркеме бию ансамбле;

  6. “Сердәш” олылар төркеме бию ансамбле;

  7. “Ак калфак” фольклор коллектив ансамбле;

  8. “Курай моңы” курайчылар ансамбле;

  9. Гармунчылар ансамбле;

  10. “Гүзәл” балалар театры;

  11. “Хыял” җыр сәнгате түгәрәге;

  12. “Яшь художник” рәсем сөючеләр түгәрәге;

  13. “Сүнмәс дәрт” ветераннар клубы түгәрәге;

 

      Ел дәвамында мәдәният хезмәткәрләренең семинарлар- конференцияләре уздырылып тора. . Семинарларда авыл җирлекләрендә узачак бәйрәмнәргә, конкурсларга юнәлеш бирелә һәм яңа сценарийлар тәкъдим ителә, яңа мәдәни чаралар күрсәтелә.

     Халыкка түләүле хезмәт күрсәтү эшчәнлеге дә ел дәвамында үзенең уңай нәтиҗәләрен бирде. Район мәдәният йортында үткән күпсанлы республикабыз артистлары концертлары, театр коллективлары тамашаларыннан кергән аренда акчалары, үз көчебез белән оештырган концерт-тамаша, яшьләр өчен дискотекалардан җыелган акчалар да алда торган бурычыбызны үтәргә мөмкинлек бирде.

      Терроризм һәм экстремизм- стабиль яшәп килгән дәүләткә, җәмәгатьчелеккә куркыныч янаучы афәт икәне бүгенге көндә хәтта мәктәп баласы өчен дә сер түгел. Үзебез яшәгән җәмгыятьтә аның белән көрәшүнең төп юнәлешләреннән берсе булып профилактика эше алып бару тора. Бигрәк тә балаларда, яшьләрдә үз илеңне, халкынны ярату, патриотик хис тәрбияләү мәдәният хезмәткәрлэренең дә төп бурычларыннан берсе булып тора.

      Терроризм белән экстремизмны кисәтү юнәлешендә мәдәният учакларында да күп төрле чаралар үткәрелде. Әлеге юнәлештә республика күләмендә ирешелгән уңышларыбыз да юк түгел. Иске Карамалы мәдәният йорты хезмәткәрләре «Антинаркологическая профилактика, пропаганда здорового образа жизни» республика конкурсында «Жизнь прекрасна!» исемле проекты белән катнашты һәм Мәдәният - Сәнгать министрлыгының дипломы һәм ноутбугы белән бүләкләнде.

Халык исемен йөртүче коллективлар республика конкурсларында һәр елны уңышлы сынау тоталар. Район мәдәният йорты халык театры ТР республиканың “Идел-йорт” фестивалендә Бөек Җинүнең 70 еллыгы уңаеннан Р.Сабырның “Абага алмасы ачы була” исемле әсәрен сәхнәләштерде хэм 3нче дәрәҗә дипломгалаек дип табылды. Республикабызда барлыгы 100дән артык халык театры булып, шуның 70е катнашып, финалга үткән 17 коллектив арасында 3 нче дәрәҗә диплом алу- мәдәният өлкәсендә кыйммәтле жиңү булды.

Республикабызда “Парк һәм скверлар елы” кысаларында үткән “Җир сулышы” республика конкурсында катнашып, Яңа Карамалы авыл клубы мөдире Фарухшина Филиза Флүр кызы 1 нче урынны яулады.

Ә инде һәр елны балалар һәм яшьләр арасында үткәрелүче “Йолдызлык”, “Яшь бөреләр” конкурслары булачак йолдызларыбызның сәхнәгә беренче адымнарын басарга, тамашачы алдында чыгыш ясап, җиңү яуларга мөмкинлек бирә. Зона турларында , йомгаклау концертында 5 яшьтән 21 яшькә кадәр 700 ләп бала чыгыш ясады. Конкурста барлык катнашкан балага дипломнар, җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

 

       Районыбызда төрле милләт халкы яши. Һәр халыкның үз йолалаларын, милли сәнгатен торгызу , саклап калу юнәлешендә районыбызда 4 фольклор ансамбль эшләп килә. «Мөслим тугайлары» халык фольклор ансамбле, Михайловка авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Рябинушка» рус фольклор ансамбле, Яңа Усының “Усыкай буйлары” һәм Мари Бүләрнең “Поляр кас” фольклор ансамбльләре ел саен уздырылып килүче республикакүләм фестивальләрдә зур югарылыкта катнашып киләләр.

      “Иске – Казан түгәрәк уены” республика фестиваленең чираттагы зона туры район мәдәният йортының “Ак калфак” фольклор ансамбле солдат озату күренешен сәхнәләштереп, әлеге фестивальдә 2 нче дәрәҗә лауреат дипломына ия булды.

       Мәдәният тормышы тамырдан үзгәрә бара. Мәдәният – чорларны һәм буыннарны бәйләүче чылбыр. Халкыбызның киләчәккә булган ышанычын, рухи байлыгын арттыру- мәдәният дөньясының төп бурычы булып кала бирә.

Последнее обновление: 3 сентября 2016 г., 10:09

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International