Новости из жизни школы искусств

13 марта 2018 г., вторник
Узган атнада Мөслим районының булачак сәхнә йолдызлары Минзәлә районында узган эстрада сәнгатенең “Созвездие-Йолдызлык” ачык телевизион республика фестиваленең зона турында катнашты. Сәнгать мәктәбе укучылары бәйгенең әлеге турыннан зур җиңүләр белән кайтты. Театр сәнгате бүлеге укучылары Камилә Хәбибуллина һәм Фәридә Галиева “конферанс” номинациясендә “Иҗади эзләнү” өчен дигән дипломга лаек булдылар. Ралина Шәрипова(укытучысы – Ләйсән Замалова) исә шушы ук номинациядә 2 дәрәҗә диплом белән бүләкләнеп, Казан шәһәрендә узачак йомгаклау турына чакыру алды. Сәнгать мәктәбенең театр бүлегендә белем алучы тагын бик күп укучылары бу көнне үзләрен зур сәхнәдә сынап карады. Аделина Ильясова, Артем Асылгараев, Миләүшә Шәяхмәтова, Әминә Вәлиева һәм Камил Абдуллин (җитәкчеләре – Язилә Ильясова), Ислам Шаехов, Нурлан Шаехов, Регина Шәйгәрданова, Полина Игнатьева (җитәкчеләре – Ләйсән Замалова) “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең зона турына үтеп, дәрәҗәле чыгыш ясап кайттылар. Җыр сәнгате бүлеге укучыларының да уңышлары сөенеп туймаслык. Мөршидә Әхмәтҗанова һәм Гөлназ Хафифзова сыйныфында белем алучы егетебез Нияз Нургалиев 3 дәрәҗә лауреат исеменә лаек булып, йомгаклау турына чакыру алды. Гөлназ Йосыпова җитәкчелегендәге “Принцесски” квартеты, Гөлназ Йосыпова һәм Айгөл Шәйгәрданова җитәкчлегендә “Мөслим нуры” вокаль ансамбле фестиваль тамашачыларын матур чыгышлары белән сөендереп, катнашучы дипломына лаек булдылар. Биючеләребез дә сынатмады. Бию сәнгате бүлегенең “Асса” төркеме призлы урынга лаек булды һәм Казан шәһәрендә узачак йомгаклау турына чакырулы булды. Җитәкчеләре – Индира Тимкина. Энҗе Ибраһимова җитәкчелегендә “Энҗе бөртекләре” бию ансамбленең чыгышы зур алкышларга күмелде.
ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International