Доклад Главы 2012 г.

1. Об итогах социально-экономического развития Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан за 2012 год и задачах на 2013 год.

 

Выступил: Р.Р. Хабипов – Глава Муслюмовского муниципального района.

 

Хөрмәтле Фарид Хайруллович!
Хөрмәтле  депутатлар, чакырылган кунаклар!
Без бүген Мөслим муниципаль районы Уставы нигезендә 2012 елда район хакимияте  һәм башкарма комитеты эшчәнлегенең отчетын тыңлап, игътисади һәм иҗтимаги-сәяси хәлгә бәя биреп китәргә тиеш.
Ел башы барлык җирле үзидарә органнары өчен дә Россия Федерациясе Президентын сайлауларга әзерлек белән, аны уңышлы уздыру белән башланып китте. Үткәрелгән халык җыеннарында да, сайлау көнендә дә халыкның сәяси активлыгы артканын күрдек. Бу хәлне Республикадагы һәм райондагы уңай үзгәрешләр нәтиҗәсе дип  бәяләргә кирәк. Халыкның ышанычы безгә алдагы бурычларны үтәргә яңа көч бирде.
2012 елда безнең тарафтан район халкының тормыш дәрәҗәсенең сыйфатын күтәрү, район бюджетын үтәү, социаль-экономик үсеш программаларын башкару, иҗтимаги-сәяси һәм игътисади тотрыклылыкны саклау, аны ныгыту буенча  зур күләмле эшләр башкарылды. 
2012 нче елда 9 район Советы сессиясе үткәрелде, анда 55 сорау каралды. Депутатлар үзләренең эшчәнлегендә районның иҗтимагый-икътисадый үсеше, халыкның иҗтимагый саклыгын тәэмин итү, яшәү дәрәҗәсен яхшырту, әйләнә-тирә табигатьне саклау, эшмәкәрлекне үстерү кебек сорауларга төп игътибарны бирделәр, муниципаль район Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр керттеләр. Район Советы сессияләренә әзерлек максатыннан 11 даими комиссия утырышы уздырылды, анда 46 сорау каралды. Җирле үзидарә органнарының эшчәнлеге турындагы барлык мәглүмәтләр районның “Авыл утлары”-“Сельские огни” газетасы битләрендә, Мөслим муниципаль районы сайтында, Мөслим радиосы дулкыннарында һәм Мөслим телевидениясе аркылы даими яктыртылып торды. 
Җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең төп юнәлешләренең берсе булып – гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр белән эшләү торды. Аларда  күтәрелгән сорауларны вакытында карау һәм хәл итү эш стилебезне билгеләде. Район газетасы битләрендә даими рәвештә “Кайнар линия” колонкасы яктыртылып барды. Отчет чорында  1138 мөрәҗәгать һәм гариза каралды, шуларның 426 шәхси кабул итүдә каралды. Шул ук вакытта электрон  формада   документ белән эшләү әйләнеше артты һәм камилләште. 
 
2012 елда Мөслим муниципаль районының
социаль-икътисадый үсеше
 
                                     Хөрмәтле депутатлар!
Районда сәнәгать тотрыклы үсеш алган һәм бу өлкәгә товар җитештерү, эш башкару һәм хезмәт күрсәтү, продукция эшкәртү, төзелеш керә. Район предприятиеләре эшчәнлеге район икътисадының тотрыклылыгын саклауга, халык яшәешенең югары дәрәҗәсен тәэмин итүгә, районның үз-үзен тәэмин итүен (самодостаточность) булдыруга юнәлтелгән. Җаваплылыгы чикләнгән “Агромастер” җитештерү компаниясе җәмгыяте, ачык типтагы “Вамин-Татарстан” акционерлык җәмгыяте филиаллары булган Мөслим майсызландырылган коры сөт заводы һәм Мөслим ашлык кабул итү һәм эшкәртү предприятиесе, МСО  төзелеш оешмасы һәм кирпеч заводы, НПС нефть куу станциясе, Инженерлык челтәре , җаваплылыгы чаикләнгән “Мөслим каравае” җәмгыяте, җаваплылыгы чикләнгән “Строймелиосервис” предприятиесе, ачык типтагы Алга ПМК “Мелиорация” акционерлык җәмгыяте, шәхси эшмәкәр Дамир Шәнгәрәев районның төп предприятиеләре булып тора. Районда экономик эшчәнлегенең төп төре “Эшкәртү производствосы”, “Электр энергиясе, газ, су җитештерү һәм бүлү” булган 6 эре һәм урта предприятиесе эшли. 
Мөслим муниципаль районының сәнәгать производствосы икътисадый үсешнең төп этәргече булып тора һәм сәнәгать производствосы индексы (сәнәгать продукциясенең физик күләме индексы) һәм үзебездә җитештерелгән төяп җибәрелгән сәнәгать продукциясенең күләме белән характерлана.
2012 елда сәнәгать производствосы күләмләренең алдагы елның шул чоры белән чагыштырганда, үсү күзәтелде. Мәсәлән, 2011 елның январь–декабрь айларына карата производство индексы 101 % тәшкил итте, республика буенча – 107%. 
2012 елда эшкәртү производстволарының төяп озатылган продукция күләме 601,249 млн сум тәшкил итте, 2011 елның шул чоры дәрәҗәсеннән 101%. Электр энергиясе, газ һәм су производствосында һәм бүлүдә – 30,7 млн сум 2011 елның шул чорына карата 21% күбрәк. Төяп озатылган сәнәгать продукциясенең гомуми күләмендә эшкәртү производстволары өлеше 45%ка җитте. 
Тулаем территориаль продуктның үсеш темпы 2012 елда 18,6% артты һәм 3,9 млрд сум тәшкил итте 2011 елда – 3,3 млрд сум.
2012 елда район үсешендә эшчәнлекнең барлык өлкәләренә инвестицияләр әһәмиятле роль уйнады. Мәсәлән, 2012 ел өчен төп капиталга инвестицияләр 302,9 млн тәшкил итте, 2011нче ел белән чагыштырганда   20% күберәк (250млн руб).
    Район Советының һәм башкарма комитетның төп эшчәнлеге булып халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру торды. Ә аны бары тик экономиканың үсешен тәэмин иткәндә генә үтәп була.
2012 елда районда 3 865 627 мең сумлык тулай территориаль продукция җитештерелде (2011 елда – 3 258 053 мең сумлык), шул исәптән сәнәгать продукциясе – 601 249 мең сум (2011 елда – 597328 мең сум), авыл хуҗалыгы продукциясе – 1 402 000 мең сум (2011 елда – 1368128 мең сум). Бер кешегә исәпләгәндә 177  мең сум тәшкил итте. 2013 елда безгә  тулаем җитештерүне  15 процентка арттырырга һәм 4,5 млрд. сум күләменә җитәргә кирәк.
Сәнәгать комплексы
 “Агромастер” җитештерү компаниясе тарафыннан авыл хуҗалыгы транспорт чаралары һәм җиһазлар җитештерү тулаем район сәнәгатенең барлык күрсәткечләренә хәлиткеч йогынты ясый. Былтыр әлеге эшчәнлек төре буенча җитештерү индексы, узган елдагы шул чор белән чагыштырганда, 101 % тәшкил итте. 400 кешелек эш урыннары булдырды. ПК “Агромастер” бүген чәчү комплекслары, җир эшкәртү кораллары, автоприцеплар  җитештерү белән беррәттән светодиод лампалар һәм кояш батареяларын җыюны оештырды. Кояш батареялараннан эшли торган светодиодлы светофорлар башкалабыз Казанга, Яр Чаллы шәһәрендәге урамнарга куелды һәм хезмәт итэ. Алар Тольятти, Хакасиядә, хәтта Петропавловск-Камчатскийда да бар инде. 2013 елда яңа линия ачу бурычы тора һәм 1 600 млн сумлык продукция җитештереләчәк. ПК Агромастер бүген югары механизацияләнгән, станоклар белән яңартылып торучы, компьютер технологияләре белән эшли торган ышанычлы  продукция чыгаручы предприятие. 
2012 елда шәхси эшмәкәр Шангараев Дамир Гусманович көнбагыш мае чыгару линясен сафка бастырды һәм бүген “Мөслим  мае” халыкта киң кулланыш тапты. Беренче елда ук 7 млн 525 мең сумлык продукция җитештерелде. Шангараев Д.Г. тарафыннан ябык түбә астында   атна буена эшли торган базар-сәүдә комплексы оештырылды.
Тиздән, шәхси эшмәкәр Гайсин Раиль 20 мартта Ташлияр авылында йөк машиналарына манипулятор урнаштыру цехы эшли башлаячак. Бу произвдство авылдагы 25 кешегэ эш урыны булдырачак.
 
Кече бизнес
Районның икътисадый үсешендә кече бизнес аеруча мөһим роль уйный. Аның интенсив үсеше – районның икътисадый, социаль иминлеген билгели. Кече бизнес районның икътисадый үсеш процессында актив катнаша һәм кластер системасы формалаштыруда аерым урын били. Кече эшмәкәрлек икътисадның барлык тармакларына да продукция җитештерүгә дә, аны эшкәртү, сәүдә, халыкка хезмәт күрсәтү өлкәләренә дә үтеп кергән. 
Муниципаль районда барлыгы 663 берәмлек кече һәм микропредприятие һәм шәхси эшмәкрәрләр исәпләнә. Район территориясендә эшчәнлекнең барлык төрләрендәге исәпкә алынган хуҗалык итүче субъектларның гомуми саныннан (321 берәмлек) кече предприятиеләр тәшкил итә. 2012 елда райондагы 1000 кешегә уртача 15 кече предприятие туры килде. Сәүдә өлкәсе кече бизнесның күпчелеген алып тора – кече предприятиеләрнең 47,6% сәүдә эшчәнлеге белән шөгыльләнә, 27% – авыл хуҗалыгы, аучылык һәм шушы өлкәләрдә хезмәт күрсәтү, урман хуҗалыгы белән, эшкәртү сәнәгатенә һәм төзелешкә 7 % туры килә. 
2012 елның январь–декабрь айларында кече предприятеләрдә эшләүчеләрнең чагыштырма күләме эре, урта һәм кече предприятиеләр хезмәткәрләренең гомуми санында елның шул чорына карата 1,4 п.п. артты һәм 24,2% тәшкил итте. 
2012 елда кече оешмалар әйләнеше 600 млн сумга җитте (үсеш 27,7% ка), шулардан оптом һәм ваклап сату белән шөгыльләнүче оешмалар әйләнеше өлеше – 50%, төзелеш – 21,4%, эшкәртү производствосы – 12,5%.
2012 елда район буенча гомуми әйләнештә кече предприятиеләр әйләнеше өлеше 22,2 % тәшкил итте (2011 елда – 20,4%).  Бурыч итеп 30% ка җитүне куябыз. 
Экономик сферадагы уңай үзгәрешләр район халкының тормыш дәрәҗәсендә дә чагылыш тапты һәм аны арттырырга мөмкинлек бирде.
Халыкның тормыш дәрәҗәсе һәм акча кереме
Муниципаль берәмлек территориясендә яшәүче халыкның тормыш дәрәҗәсе – җирле үзидарә органнары эшчәнлегендә төп күрсәткечләрнең берсе. 2012 елда халыкның бер җан башына туры килгән уртача акча кереме 8677 сум (2011елда – 7629,20 сум) тәшкил итте. Җан башына исәпләгәндә яшәү минимумы күләме елга уртача 4337 сум булды. 
Кече эшмәкәрлекне дә кертеп исәпләгәндә, оешма-предприятиеләрдә эшләүчеләрнең уртача айлык хезмәт хакы 2011 елның шул чоры белән чагыштырганда узган ел 13,4 % ка артып 13500 сум тәшкил итте. 
Халыкның керем өлеше арту сәүдә әйләнешенең һәм түләүле хезмәтләрнең күләме үсешенә китерде. 2012 елда ваклап сату сәүдә әйләнешенең үсеше  2011 ел белән чагыштырганда 7 процент тәшкил итте.   Сәүдә челтәре 10 яңа төзелгән магазинга артты, Магнит операторының сәүдә комплексы ачылды. “Магазины шаговой доступности” шундый программа бар иде, без аны тулысынча үтәдек һәм республикада лидерлыкка чыктык. Бер мең кешегә сәудә мәйданнары куләме 324 кв.метр тәшкил итте.
Район буенча 2012нче елда 6937 автотранспорт алынган, шуларның 1254те чит ил маркалы. 2011нче ел белән чагыштырганда гомумән техник средстволар 640ка ә чит ил автотранспорты 345кә арткан. 
Хезмәт хакына түләүне тәэмин итү буенча территориаль комиссия ел буена максатчан эш алып барды. Кызганычка каршы Вамин компаниясенә кергән предприятияләр һәм агрофирмалар счетлары ябылу сәбапле кыенлыклар кичерә башлады,  бюджетка һәм пенсия фондына әҗәтләр артканнан арта бара. 
Районда яшәүче пенсионерлар саны ел башына 6924 кеше исәпләнде. 
2012 ел дәвамында пенсиянең уртача айлык күләме 10,2 % ка артып, 2013 елның 1 гыйнварына 7977,46 сумга җитте, айлык акчалата түләү 10,2 % ка артты. 2012 ел дәвамында пенсия фондыннан 725,6 млн сум түләү башкарылды. 
Финанслар
Районның норматив – хокукый актлары белән 2012 ел бюджетының түбәндәге төп характеристикалары расланды. 
 – керемнәрнең гомуми күләме – 433032 мең сум, шул исәптән югарыдагы бюджетлардан түләүсез керемнәр – 318521,4 мең сум, 
 – чыгымнарның гомуми күләме – 442301,80 мең сум, шул исәптән югарыдагы бюджетлар исәбенә – 318521,40 мең сум,
 2012 елда муниципаль берәмлек бюджетына 125 851,80 мең сум керем керде, каралган план – 102838,0 мең сум, үтәлеше 122%.
2012 елда район бюджетының керемнәр структурасында иң күп өлешне физик затлар кеременә салым акчалары (74,9 %), җир салымы (7,7 %) һәм алдан билгеләнгән керемгә бердәм салым (4,3 %) тәшкил итә; калган салым һәм салым булмаган керемнәр 13,1 % тәшкил итә. 
2012 елда район бюджетының чыгымнар структурасында иң күп өлешне мәгарифкә һәм торак-коммуналь хуҗалыгына булган чыгымнар тәшкил итә (алар чыгымнарның гомуми күләменнән 58,4 һәм 10,0 процентларга тигез). Югарыдагы бюджетлар акчалары безгә бирелгән вәкаләтләрне башкаруга, федераль һәм РТ законнарын һәм программаларын, милли (илкүләм) проектларны һәм чыгым бурычларының башка төрләрен реализацияләүгә юнәлтелде. 
 “Агромастер”, “Родные края – Туган як” АФ”, “Мөслим”, “Вамин – Татарстан” филиалы “Мөслим майсызландырылган коры сөт заводы” бюджетның керем өлешен тулыландыруга өлеш кертүдә актив булды. Ләкин Вамин “Урожай, “Ык”, Вамин ХПП предприятиясе әҗәте гел булып торды һәм налоглар тоткарланды.
Муниципаль заказны формалаштыру һәм башкару системасын камилләштерү, бюджет средстволарын рациональ һәм нәтиҗәле файдалану, намуслы конкуренция булдыру, хәбәрдарлык һәм ачыклык тәэмин итү, коррупцияне булдырмау максатында муниципаль районның бюджет учреждениеләре башлыча электрон аукционнар үткәрә. Мәсәлән, 2012 елда электрон рәвештә 77 аукцион үткәрелде, бердәнбер поставщик (тәэмин итеп торучы белән) – 24.
 2012 елның 12 аенда бюджет средстволарын янга калдыру 3 млн 918 мең сум тәшкил итте. 
      Энергия саклау буенча максатчан программаның кабул ителүе һәм аны тормышка ашыру бюджеттагы акчаларны янга калдырырга мөмкинлек бирде.  Мәктәпләрдәге һәм мәдәният йортларында газ котелларын алыштыру 2,5 млн сумлык экономия китерде. 2012 елда барлык оешмаларда энергетик тикшерү үтте һәм энергопаспортлар алды. Урам утларына ПК Агромастерда чыгарыла торган светодиодлы светильниклар куела башлады.
 
Хөрмәтле Фарид Хайруллович!
Урам утларына карата бер тәкъдимебез бар иде. Беренчедән, Авыл урамнарындагы барлык баганалар да, электр челтәрләре дә Сетевой компаниясенеке. Шул баганаларга куелган 5нче чыбык урам утына җавап бирә. Кайда ул бар, ә кайда бөтенләй юк. Бигрәктә яңа баганалар куйганда һәм ут челтәре алыштырылганда бу 5 нче чыбык алып ташлана, аыл урамнары утсыз дөм караңгыда кала.  Икенчедән, авылда бер генә штатта да хәттә гади электрик табып булмый, лицензияле электрик чит объектка  менми. Өченчедән, җирле бюджетларда благоустройствога салынган чыгымнар шулкадәр кечкенә, урам буена 2-3 фонарь гына яндырырга җитә. Җәй көннәрендә урам утларын экономия өчен кабызганыбыз юк.
Безнең Дәүләт Советына һәм хөкүмәткә мөрәҗәгатебез: 
1. Халыкка урам утларын куллану буенча гарантияле социаль стандарт кабул итәргә һәм аны җирле бюджетларга салырга, нефть районымы , шәһәрме бертигез каралырга тиештер дип уйлыйбыз.
2. Бишенче проводны да Сетевой компаниягә биреп электр үткәргечләре өчен һәм светильникларны  эксплуатациәләүне аларга тапшыру. ЭТИС аркылы үткәреп утка түләүне дә тендер белән договор нигезендә башкару.
          Халык җыеннарындагы иң күп, елдан ел кабатлана торган сорау шул булды. 
 
Авыл хуҗалыгы
Уңайлы һава шартлары булмасада,  игенчелектә югары җитештерүчән  һәм энергия саклау технологияләрен кертүне дәвам итү бәрабәренә үсемлекчелектә уртача  нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирде һәм районның авыл хуҗалыгы формированиеләренә терлекләрне кышлату өчен җитәрлек күләмдә азык базасы булдыруда ярдәм итте. 
2012 елда авыл хуҗалыгы өлкәсендә  1 402 млн сумлык продукция җитештерелде.
Игенчелектә 512 млн  сумлык продукция җитештерелде, 2011 елга караганда 7 процентка кимрәк  булды.
Ашлыкның тулай җыемы  95,9 мең  тонна тәшкил итте, бер гектардан 22.8 центнер уңыш алынды.
2013 елның 1 гыйнварына район буенча мөгезле эре терлекнең баш саны 16 604 тәшкил итте, шул исәптән 6100 баш сыер.       2012 елда район буенча сөт җитештерү 28 мең тонна тәшкил итте, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда  (5 %) кимрәк. Моның сәбәбләре нәрсәдә? 
КФХ Феникс хуҗалыгында бер баш та савым сыеры гына түгел, гомүмән мөгезле эре терлек калмады, КФХ Галеев Ассар, КФХ Хакимов Рустам Салауз Мухан баш саннарын юкка чыгарып хуҗалык алып барудан  бөтенләй туктадылар. Югисә аталып киткән фермерлар барысы да башкалар белән  бер үк төрле экономик  мөмкинлектә иделәр.  Эш стилен таба алмау, тырышмау, халык белән санлашмау   бу хуҗалыкларда терлекчелекне юкка чыгарды, игенчелекне дә алып баруны куркыныч астына куйды, районның күрсәткечләрен шактый киметте. 
 “Урожай” һәм “Ык” агрофирмалары” (инвесторы “Вамин”)    3 процент сөт ким  җитештерделәр.  Исламов И.З. фермер хуҗалыгында – 103 %, “Родные края – Туган як” агрофирмасы” (инвесторы ачык типтагы “Чаллы икмәге” акционерлык җәмгыяте) узган ел дәрәҗәсендә.26458 тонна сөт реализацияләнде. 2012 елда 4426 тонна ит җитештерелде, бу узган елгы дәрәҗәдән 103 %), шул исәптән мөгезле эре терлек ите – 2963 тонна, дуңгыз ите – 1106 тонна, кош ите 1359 тонна, 3733 тонна ит реализацияләнде.
2013 елда сөт җитештерү буенча алынган йөкләмәләрне үтәү һәм терлекнең баш санын арттыру барыбызның да бурычы булып тора. Беренче ике айда уңай үзгәрешләр моңа ышаныч бирә. Вамин хуҗалыкларында бүген көн саен 6 тоннага артык сөт сатыла һәм 280 башка мөгезле эре терлек саны артты. 
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, районда кошчылык яхшы темплар белән үсә. 2012 елда кош ите җитештерү 1359 тонна тәшкил итте, бу 2011 елгы дәрәҗәдән 49 тоннага күбрәк. Бу яна тармакны башлап жибэруче фермерлар Шангараев Дамир, Хамадишин Ирек, Закиров Ильнар, Сахипгараев Ришат хэм Алмазларны билгелэп утэсем килэ. Аларга уңышлы кушылучылар Муртазин Раеф, Закиров Азат, Карамов Разиф, Ситдикова Лениза.
Хөрмәтле депутатлар!
        Шәхси хужалыкларга ярдәм йөзеннән кабул ителгән Гаилә Фермалары программасына ныклап тотындык. Районнын узенең бу юнәлештә программасын кабул иттек. Савым сыерларына Гаилә фермасы   төзи башлаганнарга 1 мең блок алырлык акча бирелде. 
2013 елга узган елданда ким булмаган югары технологияле  гаилә фермаларын булдыруны бурыч итеп куябыз.
2012 елда районга барлыгы 301,0 млн сум дотацияләр һәм субсидияләр кайтты.
Шул исәптән шәхси секторга булышу йөзеннән терлек азыгы сатып алу өчен тана асрауга 498 мең сум субсидия бүленде.
“2008 – 2012 елларга авыл хуҗалыгы үсеше” максатчан программасы нигезендә 2012 елда район хуҗалыклары тарафыннан төрле техника алынды. Сатып алынган техниканың гомуми суммасы  28 млн 724сум тәшкил итте.
Аграр проект гамәлгә ашырыла башлагач (2006 елдан), район халкы тарафыннан 1 млрд 411 млн сумнан артыграк 4806 кредит алынды. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә бирелгән барлык кредитларның 70 проценты Ачык типтагы “Россия авыл хуҗалыгы банкы” акционерлык җәмгыятенә туры килә. 100 шәхси ярдәмче хуҗалыкка 70 кредит туры килә. Суммасы буенча без Татарстан Республикасында 2 урында, Апас районыннан соң иң күп кредит алганбыз. 2012 ел дәвамында кредитлар буенча түләнгән процентларның 6 млн 700 мең сумы субсидия рәвешендә халыкка кайтарылды. 
Ташламалы кредитларга авыл халкы 815 баш мөгезле эре терлек, 3328  баш кош, 400 баш умарта, 91 берәмлек йөк автомобильләре, тракторлар, шәхси хуҗалыкларда 1274 тән артык терлек торагы төзелде һәм реконструкцияләнде. 
Киләчәккә бурыч итеп мал санын арттырып, ит һәм сөт җитештерүне үстерү 2013 елның иң төп юнәлеше булачак.
Юл хуҗалыгы һәм транспорт
Мөслим муниципаль районы территориясендә пассажирлар йөртү белән Яр Чаллы эшмәкәре Миңнебаев Хәмзә Мирас улы предприятиесе шөгыльләнә, аның 10 берәмлек машинасы бар. Торак пунктларның 87 процентына хезмәт күрсәтелә. Шулай ук 7 мәктәп маршруты да алар эксплуатацияли.
Хөрмәтле Фарид Хайруллович!
Без бу мөрәҗәгәтне беренче тапкыр гына яктыртмыйбыз, район халкына хезмәт курсәтә торган автовокзал юк. Ул бик кирэк. Моны эшмәкэр генә башкарып чыга алмый, бик ышанып ярдәм сорыйбыз, хөкемәттән һәм юл министрлыгыннан ярдәм сорап булмасмы икән.
2012 елда 17,2 км асфальт юл төзелде, аларның бәясе 150 000 мең сум, 9,5 км озынлыкта юл ремонтланды. 
2013 нче елга Тугаш, Игенче авылларына асфальт юл кертү каралган. Безгә Мөслим – Исәнсеф юлын дәвам итәргә кирәк һәм аны аны стратегик план итеп карыйсы иде.  
Бүгенге көндә районның Регионналь үсеше министрлыгы белән  килешенеп расланган территориаль планлаштыру схемасы бар. “Татинвестгражданпроект” институты белән берлектә барлык авыл җирлекләренең дә генераль планнары эшләнә.
Торак-коммуналь хуҗалыгы
Мөслим муниципаль районы торак фондына 56 күпфатирлы йорт керә, шул исәптән:
 – муниципаль торак-авыл җирлекләрендәге 9 йортнын, 1 сенэ капиталь ремонт үткәрелеп, эксплуатациягә тапшырылды, 8 күпфатирлы йорт сүтелергә тиешле аварияле торак фондыннан күчерү программасына кертелгән, бугенге көнгә шуларнын 5 сендәге кешеләр яңа йортлардан фатир алдылар. Мөслим авылындагы 52 йорт торак милекчеләре ширкәте балансында тора. 185     санлы Россия Федерациясе законын (21 июль, 2007 ел) тормышка ашыру кысаларында 2008 елдан 2012 елга кадәр гомуми мәйданы 41 мең кв.м. булган 37 күпфатирлы торак йортка капиталь ремонт үткәрелде. 1 күпфатирлы йорта (мәйданы 1415,23 кв. м.) 2012 елда капиталь ремонт уткэрелде. Бу максатларга 2012 елда 4,827 млн сум бүлеп бирелде Торак йортларның җылылык белән тәэмин итү системасын тулысынча алыштыру, салкын су белән тәэмин итү һәм су түгү системасын, шул исәптән фатирлардагы стоякларны алыштыру, торак йортларның түбәсен һәм фасадын ремонтлау, җылылык һәм салкын су белән тәэмин итүне исәпләү җиһазларын кую өлешендә райондагы 897 кешенең яшәү шартлары яхшыртылды. 2011 елның сентябреннән башлап күпфатирлы йортларның барысына да салкын суны исәпләү өчен гомуми йорт җиһазлары куелды.
Алга таба чишеләсе мәсьәлә булып, Республиканың капиталь ремонт программасына 5 күп катлы йорт кертелде. Әммә шуларның 1се генә 2013 елда ремонт ясалачак. Калган 4 йортны өстәмә капиталь ремонт программасына кертүне бурыч итеп куябыз.  
Торак фонд белән идарә итүне исәпкә алмаганда, торак хезмәтләр өчен тарифлар 2011 елдагы дәрәҗәдә калды. Күрсәтелгән торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүне җыю дәрәҗәсе 2012 елда 100 % булды. 
Барлык торак фондын берөзлексез Мөслим инженерлык челтәре җылылык, салкын су, һәм канализация хезмәтен сыйфатлы итеп күрсәтеп торды. Котельныйларга һәм су челтәренә реконструкция үткәрелде.  
2013 елда Мөслимдәге күп этажлы йортлардагы 954 фатирга ике контурлы котеллар кую каралган. Бу бик зур һәм күләмле эш, без аны инде башладык һәм яңа җылылык сезонын бу эшне тәмамлап башлаячакбыз.
Төп капиталга инвестицияләр
2012 елда төп капиталга инвестицияләр финанслауның барлык чыганаклары хисабына 302,9 млн сум тәшкил итте. 
“Төзелеш” эшчәнлеге төре буенча 2012 елда район оешмаларының башкарган эш күләме 422 млн 300 мең сум (2011 елда 268 млн 912 мең сум иде) тәшкил итте. Район буенча 2012 елда халыкның, үз хисабына һәм кредитлар ярдәмендә төзеп, кулланышка керткән торак мәйданының гомуми күләме 8044 кв. метр тәшкил итте. Бу еллык планга (8000 кв. метр) карата–101 %.
Шуны әйтеп китергә кирәк, статистика мәглүмәтләренә караганда төп капиталга инвестицияләр 15 хезмәткәрдән күберәк булган оешма предприятияләрдән генә отчет алынып районга анализ ясала. Безнең авыл хуҗалыгы районында 15 хезмәткәре булмаган оешмалар, шәхси эшмәкәрләр, фермерлар инвестицияләрне кертү буенча зур өлеш кертәләр. Нәтиҗәдә статистика күрсәткечләре 3 тапкырга кимерәк булып бара.
Әлмәт электр челтәре оешмасы тарафыннан Мөслимдә  электр линияләре янартылды. Барлык авылларда оптико-волокно белән тоташтырылып ышанычлы элемтә булдырылды. 
Алдагы елда Мөслим-Саклау-Баш,  Актаныш –Мөслим ,Мөслим эчендәге  юлларда электр лампалары урнаштыру башкарылачак 
Торак сәясәте
2012 елда тузган торак  программасы нигезендэ  Тойгельде авылында яшәүчеләрне күчерү өчен, 15 фатирлы торак йорт төзеп файдалануга тапшырылды. Гражданнарны авария хәлендәге йортлардан күчерү программасы буенча 18 401 945 сумлык средстволар тотылды. 
Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү программасына килгәндә, аны реализацияләү чорында Мөслим районының 242 ветераны субсидия алды. Финанслауның гомуми күләме 231,43 млн сумнан артыграк. Район үзәге Мөслимдә 15 фатирлы өч йорт төзелеп, кулланылышка тапшырылды. Бүген әлеге йортларда ветеран гаиләләре яши. Элеге төзелешнең подрядчигы – “Мөслим төзү - монтаж оешмасы” җәмгыяте (генераль директоры – Илдар Авзалов).
Бүгенге көндә гомуми мәйданы 600 квадрат метр булган 15 фатирлы шундый ук 4 нче йортны төзү бара.
2012 елда 27 яшь гаилә  яңа торак төзу өчен федераль бюджеттан 33 355 800 сум акча алып йортларын төзеп бетерделәр. Эле бугенге көнгә авыл җирлегендә эшләүче  83 тән артык кеше һәм яшь белгеч ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы реестрында АПК программасы өчен чиратта тора. 
Демографик хәл
Динамикада соңгы елларда туучыларның тотрыклы артуы күзәтелә. Районда 100 % авыл халкы булу һәм өлкән яшьтәге кешеләрнең өстенлекне алып торуы – демографик хәлнең  билгеләренә тәэсир итә. 2013 нче елның 1 гыйнварына районда 22,9 мең кеше яшәве исәпләнде. Узган ел районда 278 туу һәм 354 үлү очрагы теркәлде. Табигый кимү 76 кеше тәшкил итте. Мөсим үзәген алсак 15 кешегә туу очрагы артыгырак булды.  Районда һәр 1000 кешегә 12,9 туу һәм 16,8 үлү очрагы туры килә. 
2012 елда районга 2116 кеше кайтты, 636 кеше районнан читкә китте. Миграциянең уңай сальдосы – 1480 кеше. 2012 елда халык санының абсолют үсеше 1 126 кешене тәшкил итте. 
 
Мәшгульлек һәм хезмәт базары
Узган ел эре һәм урта предприятиеләрдә эшләүчеләрнең уртача исемлек саны 4097 кешене тәшкил итте.
Хезмәт базарындагы киеренкелекне киметүгә юнәлтелгән өстәмә чараларның региональ программасын реализацияләүне финанслау дәвам итә. 2012 елда район буенча 1000 кеше – профессиональ ориентация, 50 кеше социаль адаптация хезмәтләре алды. Әлеге хезмәтләр өчен түләүләр 45 мең сум тәшкил итте. 21 кеше яңа һөнәр үзләштерде, 2 кеше районның төрле оешма-предприятиеләренә стажировкага җибәрелде. Боларны финанслау өчен 3,4 мең сум акча тотылды. Ел дәвамында 56 кеше җәмәгать эшләренә җибәрелде. Аларның хезмәтенә түләү өчен барлыгы 95,2 мең сум акча тотылды. Отчет чорында 96 кеше умартачылык, терлекчелек, ваклап сату буенча эшмәкәрлекне үстерү өчен субсидияләр алды. Нәтиҗәдә өстәмә  Мәшгульлек хезмәтендә рәсми теркәлгән эшсезләр саны ел ахырына 94 кеше иде. Аларның 87 се (92,5 % ы) эшсезлек буенча пособие билгеләнде. 
2013 елның 1 нче гыйнварына рәсми теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе 0,96 % тәшкил итте. 
Мәгариф
Җирлекнең социаль үсешенә бәя биргәндә мәгариф системасы аерым урын алып тора. Районда 47 гомуми белем бирү мәктәбе эшли. Шуның 21 – башлангыч мәктәп – структур подразделениеләре, 2012 елда 10 сы реорганизацияләнде, 1 коррекция интернат мәктәбе. Узган ел барлык урта һәм төп мәктәпләр дә аккредитация үтте, башлангыч мәктәпләр лицензиеләрен яңартты.
2012 елга мәгариф системасы бюджеты 254 млн 382 мең 400 сум күләмендә кабул ителгән иде һәм ул тулысынча үтәлде. Мәктәпкәчә белем бирү хезмәте 9 айдан 7 яшькә кадәрге 988 балага күрсәтелде.
2013 елның 1 гыйнварына алынган саннардан күренгәнчә, 0-3 яшькэ кадэр 124 сабый балалар бакчаларында урын алырга чиратта тора. Шул ук вакытта 3-7 яшьтәге сабыйлар өчен балалар бакчаларында урыннарга ихтыяҗ тулысынча канәгатьләндерелде. 
2012 елда “Бәләкәч” республика программасын тормышка ашыру максатында балалар бакчаларында 50 өстәмә урын булдырылды.
2012-2013 уку елы башына муниципаль гомуми белем бирү учреҗдениеләрендә укучылар саны 2359 бала тәшкил итте. 65 укучыга махсус коррекция белеме бирелә.
Узган елда Республикада мәктәпләрне капиталь рәвештә ремонтлау буенча максатчан программа эшли башлады. Безнең районда 4 мәктәпкә капиталь ремонт үткәрелде, түбә алыштырылды, яңа тәрәзәләр, ишекләр куелды, җылыту системасы алыштырылды, мәктәпләрнең тышкы кыяфәте матурланды.
Бу грандиоз проектны тормышка ашырган өчен Президентыбызга Р.Н. Миннехановка мең рәхмәт. 
Ел дәвамында ярдәм йөзеннән муниципаль бюджеттан мәгәриф өлкәсенә 1 ел эчендә 8 млн 900 мең  сум бирелде. 
 
Опека һәм попечительлек эше
 Мөслим муниципаль районы ятим һәм тәрбиячесен югалткан  сабыйлар өлешенә төшкән проблемаларны хәл итү өлкәсендә гаять әһәмиятле эш алып бара. 
       Бүгенге  көндә районыбызда 244 бала гаиләләргә тәрбиягә алынды. Районнан соңгы 10 елда бер генә ятим бала да дәүләт учреждениеләренә җибәрелмәде. 2012 елда гына  21 бала интернатлардан гаиләләргә урныштырылды. 
        Районда “Тәрбиягә бала алырга теләүчеләр мәктәбе”нең көйләнелгән булуы, тәҗрибә уртаклашып яшәү өчен “Тәрбиягә бала алган әти-әниләр клубы” ның да эшчәнлеге үз югарылыгына куелуы нәтиҗәсе буларак, тәрбиягә бала алырга теләүчеләр саны артканнан-арта бара.  Кандидатларны теркәгән вакытта, иң беренче чиратта, анда тәрбиягә кайтасы балалар мәнфәгате куела. Безнең максат гаиләгә бала түгел, балалар өчен гаилә табу. Шуның нәтиҗәсе буларак,  килешүләрне өзү, балаларны кире балалар йортына җибәрү очраклары бездә юк. Иң куандырганы шул, балалар балигъ булганнан соң да, тәрбиягә алган әти-әниләре белән аерылмыйлар, гаилә бөтен булып кала,  кызлар кияүгә чыга, егетләр өйләнә. 
Тәрбиягә алынган балаларның һөнәр алуларына да зур әһәмият бирелә. Бүгенге көндә  7 үсмер югары, 9 ы урта, 12 се башлангыч һөнәри уку йортларында белем алуларын дәвам итәләр. 
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миннеханов тарафыннан безнең районның эш тәҗрибәсен бөтен Республикада таратырга тәкъдим ителүе эшебезгә югары бәя дип кабул итәбез.
Республикабыз җитәкчелегенең ятим балаларны тәрбиягә алган гаиләләрне даими кайгыртып торуы, зур чараларда хөрмәт күрсәтүе, автобус кебек олы бүләкләр тапшыруы өчен ихлас рәхмәтебезне җиткерәбез.
 
 
Сәламәтлек саклау
Мөслим районы халкына медицина ярдәме 82 урынлык һәм көндезге 45 урынлык стационар;
 – 1 сменага 250 кешенең килүенә һәм көндез дәвалануга көйләнгән 11 урыны булган район поликлиникасы;
 – Иске Карамалыда көндез дәвалануга көйләнгән 10 урыны булган врач амбулаториясе;
 – 53 фельдшер-акушерлык пункты булган район үзәк хастаханәсе тарафыннан күрсәтелә. 
Район сәламәтлек саклау учреждениеләрендә 2012 елда барлыгы 320 хезмәткәр эшәде. Мөслим районы үзәк хастаханәсен табиблар белән комплектлау 86,5 %, урта медицина хезмәткәр белән – 100 %. 
Район сәламәтлек саклау тармагының уңай тенденция белән үсүен билгеләп үтәсе килә. 2008 елдан индикатив күрсәткечләр буенча район сәламәтлек саклау сферасы күрсәткечләрен ел саен яхшыртып килә. 2012 елда 45 территория арасында район өченче урынга чыкты ә Авыл районнары арасында Мөслим сәламәтлек саклау бүлеге республикада беренчелекне алды. Бу ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан билгеләп үтелде.
Шул ук вакытта яңа поликлиника бинасын төзү, үзәк больницаны капиталь ремонтлау һәм оборудование белән тәэмин итү безгә бик нык кирәк.
 
Мәдәният
Районда бүгенге көндә 86 мәдәни учреждение эшли, хезмәткәрләре саны 119 кешене тәшкил итә. 2012 елда бу учреждениеләрне финанслау өчен 42 млн. 782 сум акча бүленеп бирелде. 2011 елдан башлап ТР Президенты инициативасы белән яңа мәдәният  йортларын төзү программасы старт алды. Бу программа кысаларында Үрәзмәт авылында яңа авыл клубы сафка басты. Ул 300 урынга исәпләнгән. Узган елның сентябрь аенда Ташлыяр авылында капиталь ремонттан соң авыл  мәдәният йорты кулланышка тапшырылды 
2012нче елда 13 учреждениедә 20 газ котеллары алыштырылды һәм район мәдәният йортында реконструкция эшләре төгәлләнү алдында. 
План нигезендә 2013 елда РусШуган авылында 200 урынлык мәдәният йортын сафка бастру һәм Крәш Шуран авылында мәдәният йортында капиталь ремонт эшләрен төгәлләүне бурыч итеп куябыз.  
 
Физкультура һәм спорт
Район халкы даими төстә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнсен, сәламәт яшәү рәвеше алып барсын өчен районда мөмкинлекләр җитәрлек. Шушы максаттан “Яшьлек” спорткомплексы эшли, биредә җиңел атлетика, футбол, чаңгы хоккей, волейбол, зур теннис белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар да тудырылган. “Нептун” йөзү бассейнында йөзү, су аэробикасы, хореография, авыр атлетика белән шөгыльләнеп була.
Яшьләрне һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында, оешма-предприятиеләрдә эшләүчеләрне массакүләм төстә физик культурага һәм спортка тарту максатында менә 28 ел рәттән районда оешма-предприятиеләр, авыл җирлекләре арасында спортның 8-9 төре буенча кышкы спартакиада ярышлары үткәрелә. Аларда 30 команда составында 3000нән артык кеше катнаша.Җәй айларында район оешма-предприятиеләре арасында җәйге спартакиада уеннары оештыра башладык.
Укучылар белән төп уку-өйрәнү күнекмәләре балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә, Мөслим лицеенда, Мөслим урта мәктәбендә, гимназия һәм “Мизгел” яшьләр үзәге базаларында  үткәрелә.
Районда ТР президенты Рөстәм Минеханов ярдәме белән төзелгән “Яшьлек” спорт-сәламәтләндерү комплексы эшли. “Заманча проектлаштыру” проект оешмасы тарафыннан яңа универсаль спорт залы проекты эшләнде. Аның нигезендә район үзәге Мөслимдә бер территориядә спорт комплексы да, футбол кыры да эшли. Яңартылган спорт-сәламәтләндерү комплексы 8,5 мең халыкка хезмәт күрсәтә ала. 
Бер ничә ел инде район яшьләр, спорт һәм туризм министрлыгы юнәлеше буенча универсаль спорт залны төзү программасына кердек әммә программа нигезендә ел дәверендә төзеләчәк районнар исемлегенә керми калабыз.
Хөрмәтле Фарид Хайруллович!
2013нче елның төзелеш программасына универсаль залны төзүне кертергә сорыйбыз.Төзелеш документлары барысы да әзер. 
Хокук тәртибе
    2012 елда муниципаль район территориясендә теркәлгән җинаятьләр санының кимү тенденциясе күзәтелде. Әйтик, бу чорда 136 җинаять теркәлде, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 7,5 %  ка кимрәк. Авыр һәм аеруча авыр җинаятьләрне ачу 100 процентны тәшкил итте. (ТРда – 61,7 процент). Бүлек бу күрсәткеч буенча 1нче урынга лаек булды.
Кылынган җинаятьләр буенча төп статистика күрсәткечләренең агымдагы елда җинаятьчелек структурасында милеккә каршы юнәлтелгән җинаятьләр (урлау, талау, алдау һ.б.) кимүе күзәтелә. Отчет чорында теркәлгән җинаятьләрнең чит кеше милкен урлау 8,1%. Җәмәгать урыннарында барлыгы 13 җинаять кылынган, үткән ел белән чагыштырганда 7,1% кимеде. 
Нәтиҗәлелекне комплекслы бәяләү буенча Россия эшке эшләр министрлыгының Мөслим районы буенча булеге үз категориясендәге 14 район арасында 3 урынга лаек булды. 2011 елны эшчәнлекнең  гомуми нәтиҗәлелеге буенча 8нче урында иде. Хөрмәтле Фарид Хайруллович!
                                  
Хөрмәтле депутатлар!
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк 2012нче елда район буенча бик күп эшләр башкарылды, хәл ителәсе мәсьәләрне күреп кенә калмадык, ә аларны төгәл чишү юлларын таптык. Хезмәт коллективларында, бюджет учрежденияләрендә эшләгән райондашларыбызга рәхмәт сузләрен житкерәсебез килә. Бу авыл хуҗалыгы, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, төзелеш, торак-комуналь хуҗалыгы, халыкны социаль яклау , яшьләр сәясәте, халыкның мәшгульлеге , редакция коллективлары.
Быел 2013 елда районда яңа төзелеш, күп фатирлы йортларга капиталь ремонт, авыл хуҗалыгына, яңа иннавацион технологияләргә һәм халыкның социаль мәдәни үсешенә, инвистицияләр җәлеп итүгә, кече һәм урта эшмәкәрлеккә, Гаилә фермаларын тозугә өстенлек биреләчәк. Бу эшләрдә барыбызга да сәламәтлек һәм бердәмлек телим.
Бик зур рәхмәт!
Спасибо за внимание!

Последнее обновление: 25 ноября 2014, 16:56

Copyright © 2003 — 2018
Кабинет Министров Республики Татарстан
Яндекс цитирования