Доклад Главы 2011 г.

Хөрмәтле Илдар Шафкатович!

Хөрмәтле  депутатлар, чакырылган кунаклар!

 

Буген без сезнең белән узып баручы эшчәнлегебезгә йомгак, киләчәккә максатлар куярга җыйналдык. 2011 ел Мөслим районы өчен уңышлы ел булды. Узебезнең алда куелган бурычларны тулысынча үтәдек. Халыкның социаль, көнкүреш хәлен яхшыртучы программаларда катнашырга момкинлекләр тудырган республикабызның Президентына, хөкүмәтебезгә, Ильдар Шафкатович - Сезгә рәхмәтләребезне җиткерәсебез килә.

Узган 2011 елның Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан Тукай елы дип билгеләнеп үтүе туган телгә дан җырлаган, халкының яшәеше өчен тирәнтен борчылган,  кыска гына гомерендә гасырлар буе җуелмаслык иҗади мирас калдырган бөек Тукайга дөнья халкы күңелендә янә бер һәйкәл кую булды. Тукайның үлемсез иҗаты барчабызны да игелекле эш-гамәлләргә җилкендерсен, милли мәдәниятебезне үстерүдә юл күрсәтүче йолдыз булып балкысын!

Тулы канлы тормыш белән яшәгән һәр халык үзенең матур яшәеше өчен көрәшергә, киләчәгенең якты, бәхетле булуына омытылырга тиеш. Бөек шагыйрь Г.Тукай  елында узган, Россия Федерациясе Федераль җыенының Дәүләт Думасына сайлауларда Мөслимлеләр үзләренең политик яктан грамоталыкларын күрсәттеләр. Сайлауда 99,12 процент сайлаучы катнашты, “Бердәм Россия” партиясенә 97,05 процент тавыш бирелде. Зур сайлаулар эстафетасын, 2011 ел, 2012 елга тапшырды. Алдыбызда илебезнең киләчәген формалаштыра торган сайлаулар, Россия Федерациясе Президентын сайлау тора. Бу сайлаулардада Мөслимлеләр сынатмаслар дип ышанам.

Җирле үзидарә органнарының төп эш юнәлешләренең берсе булып гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү тора. 2011 елда муниципаль район органнарына килгән почтаның барлык күләме 1 136 мөрәҗәгать тәшкил итә. Шуларның 175 – шәхси кабул итү, 550се – язма гаризалар. Барлык мөрәҗәгатьләрдән 98 проценты уңай хәл ителгән.

Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен тикшерү күрсәткәнчә, торак шартларын яхшырту сораулары актуаль кала. Торак төзер өчен льготалы кредит бүлеп бирү турында мөрәҗәгатьләр, аеруча яшь гаиләләрдән, шактый күбәйде. Торак фондының капиталь һәм агымдагы ремонт сораулары буенча мөрәҗәгатьләр артты. Авыл эчендәге һәм авылга килә торган юллар проблемасы буенча да сораулар кереп тора.

Мөрәҗәгатьләр белән нәтиҗәлерәк, ачыграк эшләү максатыннан торле эш формаларын куллануны практикага кертеп барабыз, алар арасында:

·                   Интернет кабул итү бүлмәсе булдырылды (28 сорау керде ),

·                   Районның официаль сайтында халыкны борчыган көнүзәк сорауларга җаваплар, Интернет ресурслар белән куллану тәртипләре, заявкалар кабул итү, түләүләр түләү мөмкинлеге тудырылды (сайт аркылы 10 төрле электорн хезмәт белән куллану  мөмкинлеге бар),

·                   Район газетасы битләрендә “Кайнар линия” рубрикасы эшли башлады (327 кешедән 670 сорау керде, сорауларның барысынада район газетасы, телевидение, радио, официаль сайт аша җитәкчеләр тарафыннан җаваплар бирелде),

·                   Халыкка хокуки яктан консультация үткәрү көннәре графигы төзелде, (һәр айның беренче шимбәсе)

·                   Райондашлар белән ачыктан-ачык очрашу макскатыннан халык җыеннары, хезмәт коллективлары белән очрашулар үткәрелде. (70 тән артык очрашу)

·                    2011 елдан практикага кертелә башлаган, муниципаль район башлыгының онлайн киңәшмәләр, кабул итү көннәрен булдыруы да халыкка уңайлы мөрәҗәгать итү формаларының берсенә әйләнер дип уйлыбыз.  

II нче чакырылыш Мөслим муниципаль район Советы үзенең эшчәнлеген Советның Регламенты буенча Россия Федерациясе Конституциясе, Татарстан Республикасы Конституциясе таләпләренә нигезләнеп, “Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыру гомуми принциплары турындагы” 131 нче номерлы Федераль законын, “Татарстан Республикасында җирле үзидарә турындагы” 45 нче номерлы Татарстан Республикасы законын кулланып эш итә.

Район Советы сессиясендә расланган еллык эш планы нигезендә оештыру масса-күләм эшләре башкарылды.

2011 нче елда 6 район Советы сессиясе үткәрелде, анда 53 сорау каралды. Депутатлар үзләренең эшчәнлегендә районның иҗтимагый-икътисадый үсеше, халыкның иҗтимагый саклыгын тәэмин итү, яшәү дәрәҗәсен яхшырту, әйләнә-тирә табигатьне саклау, эшмәкәрлекне үстерү кебек сорауларга төп игътибарны бирделәр, муниципаль район Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр керттеләр. Район Советы сессияләренә әзерлек максатыннан 2011 елда 13 даими комиссия утырышы уздырылды, анда 78 сорау каралды.

 

 

2011 елда Мөслим муниципаль районының

социаль-икътисадый үсеше

 

2011 ел өчен Мөслим муниципаль районының социаль-икътисадый үсешенә нәтиҗә ясаганда, район икътисадының җанлануын, инвестиция активлыгының һәм оешма-предприятиеләрнең финанс тотрыклылыгының артуын, кече һәм урта эшмәкәрлекнең үсүен, халык мәшгульлеге өлкәсендә хәлнең яхшыруын, реаль хезмәт хакының үсүен күрәбез.

2011 елда районда 3258053 мең сумлык тулай продукция җитештерелде (2010 елда – 2 625 725 мең сумлык), шул исәптән сәнәгать продукциясе – 597 328 (2010 елда – 568 298 мең сум), авыл хуҗалыгы продукциясе – 1 368 128 мең сум (2010 елда – 764 800 мең сум).

Тулай территориаль продукт составында кече предприятиеләр әйләнеше (микропредприятиеләрне дә кертеп) 480 млн сумнан артты.

2011 елда райондагы эре һәм урта оешмаларның эшчәнлегенең сальдо финанс эшчәнлеге 38 млн сум табыш китерде, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 3 тапкыр күбрәк.

2011 елның гыйнвар-декабрь айларында оешмаларның гомуми саныннан табышлы оешмаларның чагыштырма авырлыгы эре һәм урта оешмаларның гомуми саныннан 80 процентка кадәр артты.

Кулланучылар бәясе индексына карап төзәтмәләр кертелгән реаль хезмәт хакы 2011 ел чоры өчен 3,3 процентка артты.

 

Сәнәгать комплексы

 

2011 елда сәнәгать җитештерүе үсешенең уңай темплары сакланды: узган елның шул чоры белән чагыштырганда ел нәтиҗәләре буенча сәнәгать җитештерүе индексы 157,5 процент тәшкил итте (Татарстан Республикасы буенча – 105,7 %, РФ буенча – 105,2 %).

Узган елның шул чоры белән чагыштырганда сәнәгать җитештерүенең артуы эшкәртү тармакларында (105,1 процентка), шул исәптән машиналар төзүдә (75,6 процентка), электр энергиясе, газ һәм су җитештерү һәм бүлүдә (15,6 процентка) күзәтелде.

“Агромастер” җитештерү компаниясе тарафыннан авыл хуҗалыгы транспорт чаралары һәм җиһазлар җитештерү тулаем район сәнәгатенең барлык күрсәткечләренә хәлиткеч йогынты ясый. 2011 елның 12 аенда әлеге эшчәнлек төре буенча җитештерү индексы, узган елдагы шул чор белән чагыштырганда, 157,5 % тәшкил итте (2010 елда – 102,8 %).

Азык продуктлары җитештерү, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, начар үсеш күрсәтте. 2011 елда азык продуктлары җитештерүдә сәнәгать җитештерүе индексы  2010 елның гыйнвар-декабрь айларына карата 105 % тәшкил итте. Барлыгы 190 млн сумлык азык продукциясе реализацияләнде.

 

Кече бизнес

 

Кече бизнес базар икътисадының мөһим элементына әверелә. Кече бизнесның үсеше икътисадның тиз темплар белән үсүе өчен алшартлар тудыра, диверсификацияләү һәм җирле базарларның туенуына китерә. Моннан тыш, кече бизнес базар икътисадына хас эшсезлек, конъюктур үзгәрешләр, кризис кебек күренешләргә азрак бирешә.

Муниципаль районда барлыгы 78 берәмлек кече һәм микропредприятие исәпләнә. Район территориясендә эшчәнлекнең барлык төрләрендәге исәпкә алынган хуҗалык итүче субъектларның гомуми саныннан (382 берәмлек) кече предприятиеләр өлеше 20,4 % тәшкил итә. 2011 елда райондагы 1000 кешегә уртача 3,6 кече предприятие туры килде (2010 елда – 3,8). Сәүдә өлкәсе кече бизнесның күпчелеген алып тора – кече предприятиеләрнең 39,7 % сәүдә эшчәнлеге белән шөгыльләнә, 16,7 % – авыл хуҗалыгы, аучылык һәм шушы өлкәләрдә хезмәт күрсәтү, урман хуҗалыгы белән, эшкәртү сәнәгатенә һәм төзелешкә 12,8 % туры килә.

Гомуми күрсәткечтә иң зур өлеш авыл хуҗалыгы (42,3 %) һәм сәүдә (36,9 %) белән шөгыльләнүче эшмәкәрләргә туры килә. Үзләре җитештергән бушатылган товарлар бәясен, үз көчләре белән башкарылган эшләр һәм хезмәт күрсәтүне, шулай ук үзләре җитештермәгән сатылган товарларны кушып, 2011 елда кече оешмалар әйләнеше (НДС сыз, акциз һ.б охшаш түләүләрдән тыш) 361 млн сум тәшкил итте.

2011 елда район буенча гомуми әйләнештә кече предприятиеләр әйләнеше өлеше 16 % тәшкил итте (2010 елда – 30 %). (Агромастер урта

Ташламалы кредитлар бирү, кече предприятие теркәү һәм салым системасын гадиләштерү, эшмәкәрләргә консультацияләр бирү – бүгенге көндә республикада кече бизнеска дәүләт ярдәме күрсәтүнең төп ысулы булып тора. 2011 елда финанс ярдәме алу максатыннан районның 5 эшмәкәре “Лизинг – грант” республика программасында катнашуга гариза бирде һәм нәтиҗәдә 3,5 млн сумлык транспорт һәм җиһазлар алдылар.

Кече һәм урта бизнес субъектларының хәле турында тулы һәм объектив мәгълүмат алу максатыннан отчет чорында республиканың барлык территориясендә кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары (кече предприятие, крестьян (фермер) хуҗалыклары, шәхси эшмәкәрләр) эшчәнлегенә тоташ федераль статистик күзәтү үткәрелде. Тикшерү барышында алынган мәгълүмат эшмәкәрлеккә булышуга юнәлтелгән социаль-икътисадый программаларны нәтиҗәле планлаштыру һәм уңышлы тормышка ашыру өчен кирәк.

Районда тоташ күзәтүгә 915 кече эшмәкәрлек субъекты, шул исәптән 80ләп кече предприятие һәм 835 тән артык шәхси эшмәкәр тартылды.

 

Авыл хуҗалыгы

 

Уңайлы һава шартлары һәм игенчелектә югары җитештерүчән технологияләрне кертүне дәвам итү үсемлекчелектә яхшы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирде һәм районның авыл хуҗалыгы формированиеләренә терлекләрне кышлату өчен җитәрлек күләмдә азык базасы булдыруда ярдәм итте.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм КФХ ларда акчалата керем 939 млн 690 мең сум тәшкил итте, узган ел дәрәҗәсенә карата үсеш 172 % тәшкил итә, шул исәптән үсемчелек өлкәсендә акчалата керем – 32 процентка, терлекчелектә 68 процентка артты.

Ашлыкның тулай җыемы 173 млн 499 мең тонна тәшкил итте, 56,8 мең тоннасыреализаңияләнде.

2012 елның 1 гыйнварына район буенча мөгезле эре терлекнең баш саны 18889 тәшкил итте, шул исәптән 6436 баш сыер. 2011 елда район буенча сөт җитештерү 29746 тонна тәшкил итте, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 4410 тоннага (102 %) күбрәк.

 

Хуҗалыклар

Сөтнең тулай савымы, т.

2010 елга

карата %

 

2010

2011

“Родные края – Туган як” АФ” ҖЧҖ

3917

3934

100

“Уражай” АФ” ҖЧҖ

9181

9884

108

“Ык” АФ” ҖЧҖ

7756

8484

109

ИП Гл. КФХ Исламов И.З.

2071

2130

103

 

“Урожай” агрофирмасы “ҖЧҖ, “Ык” агрофирмасы” ҖЧҖ (инвесторы “Вамин”) яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр – аларда сөт җитештерү 108 һәм 109 процентка артты, Исламов И.З. фермер хуҗалыгында – 103 %, “Родные края – Туган як” агрофирмасы” ҖЧҖ (инвесторы ачык типтагы “Чаллы икмәге” акционерлык җәмгыяте) узган ел дәрәҗәсендә 26901 тонна сөт реализацияләнде. 2011 елда 4401 тонна ит җитештерелде, бу узган елгы дәрәҗәдән 83 тоннага артыграк (102 %), шул исәптән мөгезле эре терлек ите – 2982 тонна, дуңгыз ите – 110 тонна, кош ите 1309 тонна. 2436 тонна ит реализацияләнде.

 

Күрсәткечләр

Барлыгы ит җитештерелде, т.

2010 елга

карата %

 

2010

2011

Район буенча барлыгы җитештерелгән

4318

4401

102

 

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, районда кошчылык яхшы темплар белән үсә. 2011 елда кош ите җитештерү 1309 тонна тәшкил итте, бу 2010 елгы дәрәҗәдән 149 тоннага күбрәк.

Авыл хуҗалыгы товарлары җитештерү үсешендә дәүләт ярдәме төп роль уйный.

 

2011 елда районга барлыгы 643,3 млн сум дотацияләр һәм субсидияләр кайтты, РФ бюджетыннан 186,5 млн сум, ТР бюджетыннан 455,8 млн сум.

Шул исәптән шәхси секторга булышу йөзеннән терлек азыгы сатып алу өчен тана асрауга 12 млн 355 мең сум субсидия бүленде, 8 млн 440 мең сум ТР бюджетыннан, 3 млн 915 мең сум РФ бюджетыннан.

“2008 – 2012 елларга авыл хуҗалыгы үсеше” максатчан программасы нигезендә 2011 елда район хуҗалыклары тарафыннан төрле техника алынды. Сатып алынган техниканың гомуми суммасы 68 млн 277 мең сум тәшкил итте.

Аграр проект гамәлгә ашырыла башлагач (2006 елдан), район халкы тарафыннан 1 млрд 8 млн сумнан артыграк 3164 кредит алынды. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә бирелгән барлык кредитларның 70 проценты Ачык типтагы “Россия авыл хуҗалыгы банкы” акционерлык җәмгыятенә туры килә. 100 шәхси ярдәмче хуҗалыкка 46 кредит туры килә. 2011 ел дәвамында кредитлар буенча түләнгән процентларның 7 млн 366 мең сумы субсидия рәвешендә халыкка кайтарылды, шуларның 7 млн 002 мең сумы – федераль һәм 364 мең сумы республика бюджетыннан.

Ташламалы кредитларга авыл халкы 1705 баш мөгезле эре терлек, 503 баш дуңгыз, 311 баш сарык, 73 баш ат, 256  баш кош, 5189 баш умарта, 168 берәмлек йөк автомобильләре, тракторлар, шәхси хуҗалыкларда 313 тән артык терлек торагы төзелде һәм реконструкцияләнде.

 

Финанслар

 

Районның норматив – хокукый актлары белән 2011 ел бюджетының түбәндәге төп характеристикалары расланды.

 – керемнәрнең гомуми күләме – 449293,3 мең сум, шул исәптән югарыдагы бюджетлардан түләүсез керемнәр – 340728,5 мең сум,

 – чыгымнарның гомуми күләме – 449293,3 сум, шул исәптән югарыдагы бюджетлар исәбенә – 340728,5 мең сум,

 – профицит – 6913 мең сум.

2011 елда муниципаль берәмлек бюджетына 90677 мең сум керем керде. Түләүсез күчерелгән акчаларның күләме 340366,3 мең сум тәшкил итте.

2011 елда район бюджетының керемнәр структурасында иң күп өлешне физик затлар кеременә салым акчалары (81,3 %), җир салымы (5 %) һәм алдан билгеләнгән керемгә бердәм салым (5 %) тәшкил итә; калган салым һәм салым булмаган керемнәр керемнәрнең гомуми күләмендә 8,7 % тәшкил итә.

2011 елда район бюджетының чыгымнар структурасында иң күп өлешне мәгарифкә һәм торак-коммуналь хуҗалыгына булган чыгымнар тәшкил итә (алар чыгымнарның гомуми күләменнән 52,3 һәм 19,9 процентларга тигез). Югарыдагы бюджетлар акчалары безгә бирелгән вәкаләтләрне башкаруга, федераль һәм өлкә законнарын һәм программаларын, милли (илкүләм) проектларны һәм чыгым бурычларының башка төрләрен реализацияләүгә юнәлтелде.

Отчет чорында салым инспекциясе һәм федераль казначылык бүлекчәсе белән берлектә, бүленү суммалары нормативларына тәңгәл китереп, салымнарның исәпләүнең дөреслегенә контроль башкарылды. 2011 елда Салым һәм салым булмаган түләүләрнең керем планын үтәү күрсәткечләре түбәндәгечә булды:

Россия Федерациясе бюджетына 100%, республика бюджетына 115%, җирле бюджетка – 100 %.

“Агромастер” ПК ҖЧҖ, “Агромастер” ПК ҖЧҖ, “Урожай” АФ ҖЧҖ, “Ык” АФ4 ҖЧҖ, “Родные края – Туган як” АФ” ҖЧҖ, “Мөслим” АФ”ҖЧҖ, “Вамин – Татарстан” ААҖ филиалы “Мөслим майсызландырылган коры сөт заводы” бюджетның керем өлешен тулыландыруга өлеш кертүдә актив булды.

Муниципаль заказны формалаштыру һәм башкару системасын камилләштерү, бюджет средстволарын рациональ һәм нәтиҗәле файдалану, намуслы конкуренция булдыру, хәбәрдарлык һәм ачыклык тәэмин итү, коррупцияне булдырмау максатында муниципаль районның бюджет учреждениеләре башлыча электрон аукционнар үткәрә. Мәсәлән, 2011 елда электрон рәвештә 136 аукцион, 8 котировкалар запросы һәм 5 ачык конкурс үткәрелде, бердәнбер поставщик (тәэмин итеп торучы белән) – 24. 2011 елның 12 аенда бюджет средстволарын янга калдыру 2 млн 983 мең сум тәшкил итте.

 

Юл хуҗалыгы һәм транспорт

 

Мөслим муниципаль районы территориясендә пассажирлар йөртү белән эшмәкәр Миңнебаев Хәмзә Мирас улы предприятиесе шөгыльләнә, аның 10 берәмлек машинасы бар. Торак пунктларның 87 процентына хезмәт күрсәтелә. Шулай ук 7 мәктәп маршруты бар.

Авыл торак пунктлары буенча урам-юл челтәре исемлеге әзерләнеп, транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына тапшырылды. Хезмәт күрсәтүгә Главдортранска күчерү буенча эш бара.

2011 елда 7,8 км асфальт юл төзелде, аларның бәясе 123632,4 мең сум, 18 км озынлыкта юл ремонтланды (178099,5 мең сумлык).

 

Торак-коммуналь хуҗалыгы

 

Мөслим муниципаль районы торак фондына 55 күпфатирлы йорт керә, шул исәптән:

 – муниципаль торак-авыл җирлекләрендә 9 йорт. 1 йортка капиталь ремонт үткәрелеп, эксплуатациягә тапшырылды, 8 күпфатирлы йорт сүтелергә тиешле аварияле торак фондыннан күчерү программасына кертелгән. Мөслим авылындагы 46 йорт торак милекчеләре ширкәте балансында тора. “ТРХ реформалаштыруга булышлык фонды турындагы 185     санлы Россия Федерациясе законын (21 июль, 2007 ел) тормышка ашыру кысаларында 2008 елдан 2010 елга кадәр гомуми мәйданы 37 мең кв.м. булган 34 күпфатирлы торак йортка капиталь ремонт үткәрелде. 6 күпфатирлы йорт (мәйданы 7772,54 кв. м.) 2011 ? елга капиталь ремонт программасына кертелде. Бу максатларга 2011 елда 17,7 млн сум бүлеп бирелде, шул исәптән ТКХ реформалаштыруга булышлык фонды средстволары – 820 мең сум, ТР бюджеты средстволары – 9,4 млн сум, муниципаль бюджет средстволары – 1,9 млн сум, халык (торак милекчеләре) средстволары – 1,5 млн сум. “ТКХ реформалаштыруга булышлык фонды турында” гы 185 нче федераль законны тормышка ашыру барышында дүрт ел эчендә Мөслим районында 34 торак йорт ремонтланды, шуның нәтиҗәсендә Мөслим авылында яшәүче меңнән артык кеше торак шартларын яхшыртты. Торак йортларның җылылык белән тәэмин итү системасын тулысынча алыштыру, салкын су белән тәэмин итү һәм су түгү системасын, шул исәптән фатирлардагы стоякларны алыштыру, торак йортларның түбәсен һәм фасадын ремонтлау, җылылык һәм салкын су белән тәэмин итүне исәпләү җиһазларын кую өлешендә райондагы 847 кешенең яшәү шартлары яхшыртылды. 2011 елның сентябреннән күпфатирлы йортларның барысына да салкын суны исәпләү өчен гомуми йорт җиһазлары куелды.

Торак фонд белән идарә итүне исәпкә алмаганда, торак хезмәтләр өчен тарифлар 2010 елдагы дәрәҗәдә калды. Җылылык энергиясенә тариф күтәрелү – 10,5 %, су белән тәэмин итү һәм су түгү өчен 6 % тәшкил итте. Бу торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр җыюны саклап калырга мөмкинлек бирде. Халыкка су белән тәэмин итү һәм түгү буенча тарифларның промышленность ихтыяҗлары өчен куллану тарифлары белән нисбәте – 10 %. Күрсәтелгән торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүне җыю дәрәҗәсе 2011 елда 96 % булды.

 

Төп капиталга инвестицияләр

2011 елда төп капиталга инвестицияләр финанслауның барлык чыганаклары хисабына 151 млн сум тәшкил итте. Инвестиция өлкәсендә түбәндәге тенденцияләр күзәтелде:

 – төп капиталга инвестицияләрнең гомуми күләмендә иң зур өлеш шәхси торак йортларны кулланышка кертүгә туры килә;

 – “Туган як – Родные края” агрофирмасы, “Агромастер” җитештерү компаниясе, “Вамин Татарстан” җәмгыяте филиалы “Мөслим коры сөт заводы” кебек оешмаларның үзләренең һәм читтән җәлеп ителгән средстволары төп капиталга инвестицияләрнең төп чыганагы булып торды;

 – экономиканың реаль секторында төп капиталга инвестицияләр кертү күзәтелде. Бу бигрәк тә электр энергиясен газ һәм суны җитештерү һәм бүлүдә, шулай ук эшкәртү производствосында.

“Төзелеш” эшчәнлеге төре буенча 2011 елда район оешмаларының башкарган эш күләме 268 млн 912 мең сум (2010 елда 258 млн 288 мең сум иде) тәшкил итте. Башкарган эш күләменең артуы сумнарда исәпләнгәндә – 45 %. Район буенча 2011 елда халыкның, үз хисабына һәм кредитлар ярдәмендә төзеп, кулланышка керткән торак мәйданының гомуми күләме 8746 кв. метр тәшкил итте. Бу еллык планга (8000 кв. метр) карата–109 %.

 

Торак сәясәте

 

2011 елда районда өч төп торак программасы:

Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм аларның тол калган хатыннарын торак белән тәэмин итү программасы, 2011 елда гражданнарны тузган торактан күчерү буенча адреслы республика программасы һәм авылда яшь белгечләрне (яки аларның гаиләләрен) торак белән тәэмин итү программасы тормышка ашырылды. 2011 елда яшь гаиләләр һәм яшь белгечләр өчен торак төзүне субсидияләүгә барлыгы 4553400,00 сум (аның 3696600 сумы– АПК программасы, 856800 сумы авылда гражданнар программасы буенча) финанс средствосы кайтты.

Бүгенге көндә 4 мең кв. метрдан артыграк яңа торак файдалануга тапшырылды. Аның 325 кв. метры – 2012 елга кадәр авылның социаль үсеш программасы буенча.

Узган ел, Тат Шуран һәм Тойгельде торак пунктларындагы тузган йортларда яшәүчеләрне күчерү өчен, 12 фатирлы торак йорт төзеп файдалануга тапшырылды. Шуганка авылы Ленин урамындагы авария хәлендәге 2 нче һәм 3 нче санлы йортлардан гражданнарны күчерү өчен, 24 фатирлы торак йорт төзелә. 2011 елда гражданнарны авария хәлендәге йортлардан күчерү программасы буенча 48546363 сумлык средстволар үзләштерелде. Фонд средстволары – 30367031 сум, ТР средстволары – 18179322,28 сум.

Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү программасына килгәндә, аны реализацияләү чорында Мөслим районының 218 ветераны субсидия алды. Финанслауның гомуми күләме 206,52 млн сумнан артыграк. Узган ел ветераннар өчен гомуми мәйданы 1200 кв. метр булган 15 фатирлы торак йорт төзеп файдалануга тапшырылды. Элеге төзелешнең заказчысы – ТР ның баш инвестиция -төзелеш идарәсе, подрядчигы – “Мөслим төзү - монтаж оешмасы” җәмгыяте (генераль директоры – Илдар Авзалов).

Әлеге төзелеш өчен “Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү Федераль программасы буенча 28 млн сумнан артыграк финанс чыгымы тотылды. Бүгенге көндә гомуми мәйданы 600 квадрат метр булган 15 фатирлы шундый ук өченче йортны төзү өчен Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм аларның тол калган хатыннары белән килешүләр төзү бара. Әлеге йортны 2012 елның апрелендә эксплуатациягә тапшыру планлаштырыла. Сугыш ветераннары һәм аларның тол калган хатыннары белән ТР баш инвестиция-төзелеш идарәсе арасында 11 килешүгә кул куелды. Бүгенге көндә авыл җирлегендә эшләүче 180 нән артык кеше һәм яшь белгеч ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы реестрында АПК программасы өчен чиратта тора.

 

Демографик хәл

Районда медик - демографик хәл катлаулы килеш кала . Динамикада соңгы елларда туучыларның тотрыклы артуы күзәтелә. Гомуми үлем күрсәткече, халыкның табигый кимүе тотрыклы. Районда 100 % авыл халкы булу һәм өлкән яшьтәге кешеләрнең өстенлекне алып торуы – демографик хәлнең уңай үсеш динамикасы билгеләре. 2011 нче елның 1 гыйнварына районда 20,8 мең кеше яшәве исәпләнде. Узган ел районда 289 туу һәм 344 үлү очрагы теркәлде. Табигый кимү 55 кеше тәшкил итте. 2010 нчы елның шул чоры белән чагыштырганда туучылар саны 12 балага (4,3 %) арткан. Үлүчеләр саны 11 гә (3,1 %) кимегән. Районда һәр 1000 кешегә 15,4 туу һәм 15,5 үлү очрагы туры килә. (2010 елда әлеге күрсәткечләр мең кешегә 14,4 һәм 16,2 иде).

Демографик хәлгә миграция процессы  да тәэсир итә. 2011 елдан башлап мигрантларның статистик учеты яшәү урыны буенча да, аларның кайтып урнашу урыны (9 айдан алып аннан озаграк чор) буенча да алып барыла.

2011 елда районга 2243 кеше кайтты, 943 кеше районнан читкә китте. Миграциянең уңай сальдосы – 1300 кеше. Шул исәптән Россиянең башка регионнары СНГ һәм Балтик илләре белән халык алмашу хисабына – үсеш 1025 кеше тәшкил итте. Дәүләтара миграция агымында (якын чит илләр) районда миграция үсеше күзәтелә (248 кеше). 2010 елда бу күрсәткеч 19 булган. 2011 елның гыйнварыннан декабренә кадәр миграция үсеше табигый кимүне тулысынча компенсацияләде. 2011 елда халык санының абсолют үсеше 956 кешене тәшкил итте. Мөслим районы – туу күрсәткечләре буенча республикада беренче урында.

 

 

Мәшгульлек һәм хезмәт базары

        

Узган ел эре һәм урта предприятиеләрдә эшләүчеләрнең уртача исемлек саны (читтән хезмәттәшлек итүчеләрдән һәм исемлектән тыш составтан башка) 2010 ел белән чагыштырганда 2,1 % ка кимеп, 4097 кешене тәшкил итте.

Шәхси эшмәкәрләрдә эшләүчеләрне дә кертеп, кече һәм вак предприятиеләрдә эшләүче хезмәткәрләрнең уртача исемлектәге саны отчет чоры башына 1574 кеше иде. Хезмәт базарындагы киеренкелекне киметүгә юнәлтелгән өстәмә чараларның региональ программасын реализацияләүне финанслау дәвам итә. 2011 елда район буенча 1000 кеше – профессиональ ориентация, 50 кеше социаль адаптация хезмәтләре алды. Әлеге хезмәтләр өчен түләүләр 45 мең сум тәшкил итте. 31 кеше яңа һөнәр үзләштерде, 8 кеше районның төрле оешма-предприятиеләренә стажировкага җибәрелде. Боларны финанслау өчен 418 мең сум акча тотылды. Ел дәвамында 96 кеше җәмәгать эшләренә җибәрелде. Аларның хезмәтенә түләү өчен барлыгы 163,2 мең сум акча тотылды. Отчет чорында 96 кеше умартачылык, терлекчелек, яшелчәчелек, тегү һәм ремонт, ваклап сату һәм җәмәгать туклануы буенча эшмәкәрлекне үстерү өчен субсидияләр алды. Нәтиҗәдә өстәмә 31 эш урыны булдырылды. Мәшгульлек хезмәтендә рәсми теркәлгән эшсезләр саны ел ахырына 71 кеше иде. Аларның 60 ына (84,5 % ы) эшсезлек буенча пособие билгеләнде.

2011 елның 1 нче гыйнварына рәсми теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе 0,68 % тәшкил итте. Район – әлеге күрсәткеч буенча республикада 7 нче урында. Чагыштыру өчен эшсезлек дәрәҗәсе Лаеш районында иң түбәне – 0,38 %, Чистайда иң югарысы – 3,72 %.

 

Халыкның тормыш дәрәҗәсе һәм акча кереме

Муниципаль берәмлек территориясендә яшәүче халыкның тормыш дәрәҗәсе – җирле үзидарә органнары эшчәнлегендә төп күрсәткечләрнең берсе. 2011 елда халыкның бер җан башына туры килгән уртача акча кереме 8250 сум (2010 елда – 7500 сум) тәшкил итте. Җан башына исәпләгәндә яшәү минимумы күләме елга уртача 4337 сум булды. Җан башына уртача керем һәм яшәү минимумы нисбәте коэффициенты 1,9 га тигез.

Кече эшмәкәрлекне дә кертеп исәпләгәндә, оешма-предприятиеләрдә эшләүчеләрнең уртача айлык хезмәт хакы 2010 елның шул чоры белән чагыштырганда узган ел 19,5 % ка артып 11595 сум тәшкил итте. Кече эшмәкәрлек субъектларын да кертеп исәпләгәндә, оешма-предприятие эшчәннәренең реаль хезмәт хакы (товар һәм хезмәтләргә куллану бәяләре индексын исәпләп санаганда) 2010 елның шул чоры белән чагыштырганда 3,9 % ка артты һәм 8990,9 сум тәшкил итте. Кагыйдә буларак, производство предприятиеләрендә, электр энергиясе, газ, су белән тәэмин итүче оешмаларда, элемтә, финанс һәм иминиятләү тармакларында айлык хезмәт хакы уртача район күрсәткеченнән югары булып кала.

2011 елның 1 гыйнварына райондагы оешма-предприятиеләрдә күзәтелүче икътисадый эшчәнлек төрләре әйләнешендә хезмәт хакы буенча үз вакытында түләнмәгән бурыч юк. Районда барлыгы 382 хуҗалык итүче предприятие, шул исәптән 78 кече предприятие исәпләнә. Ел ахырына эре һәм урта предприятиеләрдә эшләүчеләр саны 4097 кеше иде. Алар арасында яшәү минимумыннан түбән хезмәт хакы түләүчеләр юк.

2010 ел белән чагыштырганда эшләүче пенсионерлар саны 7 % ка артып, 1646 кешене тәшкил итте. Районда яшәүче пенсионерлар саны ел башына 5520 кеше исәпләнде.

2011 ел дәвамында пенсиянең уртача айлык күләме 19,07 % ка артып, 2012 елның 1 гыйнварына 7239, 91 сумга җитте, айлык акчалата түләү 6,5 % ка артты. Эшләүче пенсионерларның пенсияләренә корректировкалар (төзәтмәләр) кертелде. 2011 ел дәвамында пенсия фондыннан 659 млн сум түләү башкарылды.

 

Товар һәм хезмәт базары

Халыкның товар һәм хезмәтләрне куллануы арту – гражданнарның мул тормышта яшәвен күрсәтүче ачык мисал. 2011 елда халыкка 184,6 млн сумлык түләүле хезмәт күрсәтелде, 2010 ел белән чагыштырганда         % тәшкил итте. Шул исәптән 25,5 млн сумлык түләүле көнкүреш хезмәте күрсәтелде. 2011 елның 1 гыйнварына районда 115 сәүдә ноктасы исәпләнә. Аларда эшләүчеләр саны – 518 кеше. 150 сәүдә урынына исәпләнгән – бер базар һәм 55 сәүдә урыны булган ике сәүдә комплексы эшли. 2011 елда ваклап сату товар әйләнеше 969,8 млн сум тәшкил итте. Товар массасында исәпләгәндә 2010 елдагыдан 17 % ка күбрәк. Җан башына исәпләгәндә ваклап сату товар әйләнеше 44,5 мең сум тәшкил итте. Ваклап сату товар әйләнешендә азык-төлек товарларының чагыштырма күләме – 51,5 %, азык-төлек булмаган товарларныкы – 48,5 %. Җан башына исәпләгәндә азык-төлек товарлары әйләнеше 9312 сум тәшкил итте.

Җәмәгать туклануы әйләнеше 46,8 млн сум булды. Товар массасында исәпләгәндә 2010 ел белән чагыштырганда 12,5 процентка артыграк. Халыкка азык-төлек товарларының киң ассортименты тәкъдим ителә. Товарлар кайтару сәүдә предприятиеләренең үз хисапларына башкарыла. Сәүдә тармагы даими яңарып тора. Кибетләрнең иске биналары төзекләндерелә, яңартыла. Яңа сәүдә һәм җәмәгать туклану объектлары файдалануга тапшырыла. 2011 ел башыннан 5 кибет, 1 җәмәгать туклануы предприятиесе, 1 чәчтараш, көнкүреш хезмәте күрсәтүче 2 пункт эксплуатациягә бирелде.

Мәгариф

2011 ел мәгариф системасы өчен җиңел булмады. Шулай да, норматив  үзгәрешләргә карамастан, мәгариф учреждениеләре челтәрен 2010 ел дәрәҗәсендә саклап кала алдык. Бүгенге көндә муниципаль район территориясендә 29 мәктәпкәчә яшьтәге муниципаль учреждение, 47 гомуми белем учреждениесе, 4 өстәмә белем бирү учреждениесе, 1 коррекция мәктәбе, 1 урта һөнәри белем бирү учреждениесе – 94нче санлы һөнәр училищесы эшли.

2011 елга мәгариф системасы бюджеты 231 млн 552 мең 210 сум күләмендә кабул ителгән иде һәм ул тулысынча үтәлде. Мәктәпкәчә белем бирү хезмәте 9 айдан 7 яшькә кадәрге 924 балага күрсәтелде.

2012 елның 1 гыйнварына алынган саннардан күренгәнчә, 0,5-7 яшьтәге 124 сабый балалар бакчаларында урын алырга чиратта тора. Шул ук вакытта 3-7 яшьтәге сабыйлар өчен балалар бакчаларында урыннарга ихтыяҗ тулысынча канәгатьләндерелде.

“Бәләкәч” республика программасын тормышка ашыру максатында Мөслим гимназиясе бинасында – Мөслим “Карлыгач” мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениесенең өстәмә төркеме, Иске Карамалыдагы “Кояшкай” мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениесендә сабыйларны мәктәпкә әзерләү максатында өстәмә төркем ачылды. Бүгенге көндә Михайловка урта мәктәбендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен өстәмә төркем булдыру максатында ремонт эшләре алып барыла.

Мәктәпкәчә белем бирүгә балаларны күбрәк җәлеп итү максатында мәктәпкәчә төп гомуми белем бирү программасын тормышка ашыручы муниципаль мәгариф учреждениеләрендә балалар өчен аз вакытка көйләнгән төркемнәр эшли.

2011-2012 уку елы башына муниципаль гомуми белем бирү учреҗдениеләрендә укучылар саны 2499 кеше тәшкил итте.

62 укучыга махсус коррекция белеме бирелә. 2011 елда коррекция мәктәбе Ташлыяр авылына күчерелде.

Мәгариф учреждениеләренә капиталь ремонт өчен республика бюджетыннан 2 млн 380 мең сум, агымдагы ремонт өчен муниципаль бюджеттан 1 млн 700 сум финанс чыгымнары тотылган.

Дәреслекләр алу өчен республика бюджетыннан мәктәпләргә 2 млн 500 мең сум, мәктәпкәчә учреждениеләргә 700 мең сум финанс чыгымнары бүлеп бирелгән. “Мәктәпкә – компьютер” республика программасы буенча район мәктәпләренә 127 компьютер, “Укытучыга ноутбук” программасы нигезендә 526 ноутбук кайтартылды. Инновацион технологияләр буенча эшләүче мәгариф учреждениеләрен стимуллаштыру өчен муниципаль бюджеттан 331 мең 992 сум, компьютер классларына җиһаз алу өчен 107 мең сум, күргәзмә әсбаплар алу өчен 21 мең сум, вакытлы матбугатка язылу өчен 210 мең сум акча бүлеп бирелде.

Ел дәвамында ярдәм йөзеннән муниципаль бюджеттан ай саен укытучыларның хезмәт хакына өстәмә түләнде. 1 ел эчендә 1 млн 75 мең 724 сум акча түләнде. 1 укытучы 200 мең сум күләмендә – РФ Президенты грантын, 1 укытучы 25 мең сум күләмендә ТР Президенты грантын алды. Төрле конкурсларда җиңүче укытучылар муниципаль бюджет хисабыннан гомуми суммасы 288 мең сум күләмендә акчалата бүләкләнделәр. 30 кеше “Безнең иң яхшы укытучыбыз” конкурсында грант алды.

 

Сәламәтлек саклау

 

Өлкән кешеләр арасында авырулар саны халыкның сәламәтлеген характерлаучы иң мөһим критерийларның берсе булып тора. Авыру дигәндә тулаем халык арасында яки аның аерым төркемнәрендә теркәлгән авыруларның таралуын, структурасын һәм динамикасын характерлаучы күрсәткечләр системасы күздә тотыла. Статистик материалларны анализлау авырулар күрсәткече стабиль түгеллеген, тик үсешкә тенденция булуын күрсәтте. Шул ук вакытта аның кимү чорлары күзәтелә.

2011 елда Мөслим район халкының авырулары һәм авыручанлыгы (1000 даими кешегә еллык уртача)

 

2005

2006

2007

2008

2009

2010

2011

авырулар

415,7

565,9

455,4

472,6

535,7

587,9

599,1

авыручанлык

1283,8

1720,0

1731,8

1782,6

1947,9

2001,3

1964,8

Мөслим районы халкына медицина ярдәме үз составында тәүлек әйләнәсе дәвалануга көйләнгән 84 урынлык һәм көндезге 24 урынлык стационар;

 – 1 сменага 250 кешенең килүенә һәм көндез дәвалануга көйләнгән 11 урыны булган район поликлиникасы;

 – Иске Карамалыда көндез дәвалануга көйләнгән 10 урыны булган врач амбулаториясе;

 – 53 фельдшер-акушерлык пункты булган район үзәк хастаханәсе тарафыннан күрсәтелә.

Район сәламәтлек саклау учреждениеләрендә 2011 елда барлыгы 337 хезмәткәр эшли. Мөслим районы үзәк хастаханәсен табиблар белән комплектлау 2011 елда табиблар белән комплектлаштыру 86,5 %, урта медицина хезмәткәр белән – 100 %.

Мөслим районы буенча 2003–2011 елларда табиблар белән тәэмин ителеш (1000 кешегә)

2002

2003

2004

2005

2006

2007

2008

2009

2010

2011

16,8

16,4

16,2

16,8

15,7

16

15,7

15,2

15,2

15.2

Районда табиблар белән тәэмин ителеш стабиль төшә һәм ТР күрсәткеченнән түбән: 2009 елда – 39,3; шәһәрләрдә – 49,2; авыл районнары арасында 10 мең кешегә 17 тирәсе. Табиб кадрлар белән комплектлаштыру проблемасы хәл ителмәгән. Район участок челтәре табибларына, белгечләргә, социаль-мөһим төркем авырулары буенча белгечләргә зур ихтыяҗ кичерә. Мөслим район үзәк хастаханәсе администрациясе эшчәнлегенең җитди бүлеге булып район медицина хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү тора. Бу эш төрле ысуллар белән башкарыла.

2011 елга Мөслим районы табибларының һәм урта медицина хезмәткәрләренең квалификация дәрәҗәсе

 

Всего в абс.числ

Высшая категория

1 категория

2 категория

Сертифи-цировано

всего

 %

всего

%.

всего

%

всего

%

Врачи

33

9

27.3

6

18.1

0

0

33

100

Средних медицинских работников

196

123

62.7

20

10.2

8

4.1

196

100

 

Хастаханәдән тыш ярдәм районда район үзәк поликлиникасы, табиб амбулаториясе, 53 ФАП  тарафыннан башкарыла.

Район поликлиникасы көненә 250 кеше кабул итәргә сәләтле. Хезмәт күрсәтү радиусы – 5-50 км. Медицина ярдәме 15 белгечлек буенча күрсәтелә: терапевт, невролог, дерматовенеролог, акушер-гинеколог, психиатр-нарколог, педиатр, инфекционист, фтизиатр, онколог, яшүсмерләр табибы, офтальмолог, стоматолог-терапевт, стоматолог-хирург, стоматолог-ортопед.

Районда ташламалы дарулар белән тәэмин итүгә зур игътибар бирелә. Соңгы елларда Мөслим районы ташламалы дарулар белән тәэмин итүгә хокукны үзендә калдырган федераль льготниклар саны буенча лидер булып тора. Бу күрсәткеч участок табибының да, урта медицина хезмәткәренең дә эшен чагылдыра (бигрәк тә район үзәгеннән читтә булган авылларда).

2011 елда район буенча кулланылган ташламалы медикаментлар:

 

Количество

Сумма

Стоимость 1 рецепта

Федеральный

19133

6 095 681,73

318,59

Региональный

5220

1 809 688,74

346,68

7НОЗ

40

2 201 053,85

55026,34

Родовой

751

209 048,91

278,36

Итого

25 144

10 315 473,23

410,25

Ашыгыч һәм кичектергесез ярдәм – сәламәтлек саклау системасында иң әһәмиятле звеноларның берсе. Медицина ярдәменең бу төрен тәүлек дәвамында район үзәк хастаханәсе составында 13 фельдшер һәм 1 табибтан торган  ашыгыч ярдәм бүлегенең 1 фельдшер бригадасы күрсәтә. Барлыгы 7085 мөрәҗәгать буенча ярдәм күрсәтелгән.

Халыкны тәүлек әйләнәсе дәвалауга көйләнгән урыннар бүлегендә 754 пациент дәваланган, шуларның 44,8%ы эшкә сәләтле яшьтә. Көндез дәвалану бүлегендә 141 пациент дәваланган һәм шуларның 66,3 %ы эшкә сәләтле яшьтә.

Район сәламәтлек саклау тармагының уңай тенденция белән үсүен билгеләп үтәсе килә. 2008 елда бу тармак индикатор күрсәткечләре буенча үз төркемендә 9нчы урынга чыкса, 2009 елда – 8нче, 2010 елда – 3нче, ә 2011 елда 2нче урынга чыкты. Моны ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы да билгеләп үтте.

 

Халыкка социаль ярдәм күрсәтү

 

Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының социаль яклау бүлеге ведомство буйсынуында Мөслим районында халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, республика  матди ярдәм үзәгенең 3нче санлы филиалы, картлар һәм инвалидлар интернат-йорты һәм балигъ булмаганнар өчен социаль приют тора.

Ел дәвамында гамәлдәге законда каралган дәүләт гарантияләреннән 1401 кеше файдаланган.

2011 елның 12 аенда халыкка 55 815 983 сумлык социаль ярдәм түләнде (ЕДВ, субсидия-ташламалар, аз керемлелек буенча субсидияләр, пособиеләр һәм компенсацияләр рәвешендә ).

Ел дәвамында социаль хезмәт күрсәтү өчен чит кеше тарафыннан даими яки вакытлыча каруга мохтаҗ булган 80 өлкән кеше һәм инвалид кабул ителде.

2011 ел дәвамында 299 өлкән гражданга һәм инвалидка социаль-көнкүреш хезмәт күрсәтелде. Аларның 12се – Бөек Ватан сугышы инвалиды, 7се – Бөек Ватан сугышында катнашучы, 11 е – толлар, 70 е – 1,2,3 группа инвалидлар.

 “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!” республика проекты кысаларында бу чарага иганәчеләр җәлеп итү буенча масштаблы эш башкарылды. Нәтиҗәдә, матди ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән мохтаҗ гаиләләргә  193 мең сум күләмендә ярдәм күрсәтелде. Шулай ук мондый гаиләләргә ярдәм йөзеннән 26 850 сумлык балалар аяк киемнәре бирелде.

Агымдагы елның узган чорында картлар һәм инвалидлар йортына 8 кеше кабул ителде, түләүле нигездә 6 кеше яшәде. Барысы биредә 66 кешегә хезмәт күрсәтелде.

Отчет елы ахырына балигъ булмаганнар өчен эшләүче социаль приютта 31 бала исәпләнде.

“2011–2015 елларда ТР халкына наркотикларга каршы профилактика” дип исемләнгән максатчан программасын тормышка ашыру буенча күләмле эшләр башкарылды. Даими төстә психологик-педагогик консилиумнар үткәрелә. Консилиумнар барышында тәрбияләнүчеләрнең киләчәк тормышларын җайга салу буенча карарлар кабул ителә.

 

Гаилә һәм балалар

 

Район Советы һәм Башкарма комитеты эшчәнлегенең төп максатларының берсе булып ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм булган балалар өчен яшәү һәм тәрбия алуга уңайлы шартлар тудыру, аларны тәэмин итүгә, тәрбияләүгә һәм белем бирүгә  контроль булдыру бурычы тора. Шулай ук суд тарафыннан хокукка яраксыз яки хокуклары чикләнгән дип табылган балигъ булган затлар өчен уңайлы шартлар тудыру да төп максатларның берсе.

2012 ел башына район территориясендә 194 ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән  мәхрүм калган бала исәптә тора. Шулардан 42се якын туганнары, әби-бабаларына опекага, 152се чит ят гаиләләргә тәрбиягә ягъни асрамага бирелгән.

2011 елда ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм  6 ятим бала ачыкланды. Бүгенге көнгә алар барысы да гаиләләргә урнаштырылды. Моннан тыш, асрамага бала алырга теләк белдергән 6 гаилә бар. Алар барысы да асрамага бала алырга теләүчеләр буларак региональ банкка исәпкә куелды.

Район буенча региональ банкка исәпкә куелган ятимнар  юк. Чөнки балаларны гаиләләргә урнаштыру  закон таләпләренә туры китереп үз вакытында башкарыла.

Отчет чорында балаларны гаиләләргә тәрбиягә бирү яки уллыкка һәм кызлыкка алу буенча төзелгән  килешүләрне өзү очрагы булмады, шулай ук гаиләләрне опекунлыктан читләштерү  очраклары да теркәлмәде.

Соңгы 5 елда уллыкка-кызлыкка алынганнардан 37 кешенең 10сы үзләренең торак-көнкүреш шартларын яхшыртты. Балаларның физик һәм акыл үсеше аларның яшьләренә туры килә.  Барысы да мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирүче учреждениеләргә йөри.

Ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм булганнарның милкен саклауга аерым игътибар бирелә. Барлык ятим балаларның һәм әти–әни тәрбиясеннән мәхрүм булганнарның 28е торак милекчесе  булып исәпләнә. 96 баланың торак мәйданнан файдалану хокукы һәм 70 баланың чираттан тыш торак алу хокукы бар.

60 бала туйдыручысын югалту,  11е инвалидлык буенча пенсия ала. Балаларның барлык акчалары саклык банкларында алар өчен ачылган исәп-хисап счетларында саклана.

Район буенча соңгы 10 елда бер генә бала да дәүләт учреждениеләренә җибәрелмәде. Киресенчә, соңгы ике елда гына да, республикабызның төрле балалар йортларыннан алып, 72 бала гаиләләргә урнаштырылды.

Сезнең игътибарга тагын шуны да искәртеп үтәсем  килә, соңгы 3 елда республикада ябылган 8 балалар йортының дүртесе безнең район җирлегенә урнашты дип әйтергә тулы нигез бар.

 

Мәдәният

 

Районның 50 торак пунктында мәдәният йортлары һәм клублар халыкка культура хезмәте күрсәтә. Авыллардагы  мәдәни учреҗдениләрдән тыш, мәдәният бүлеге структурасына халыкка киновидео хезмәте күрсәтү, Туган якны өйрәнү музее, балалар сәнгать мәктәбе муниципаль учреҗдениеләре керә.

Мәдәният, сәнгать һәм кино, өстәмә белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре саны 119 кешене тәшкил итә.

2011 елда мәдәният учреҗдениләре базасын ныгытуга 783 мең сум акча сарыф ителде. Музыкаль инструментлар сатып алу, үзешчән сәнгатьтә катнашучыларга костюмнар тегү өчен 498080 сум акча бүлеп бирелде.

Культура учреҗдениеләренең тотрыклы эшләве һәм үсеше өчен шартлар тудыру максатында  учреҗдениеләрен кышкы чорда эшләүгә әзерләү һәм шулай ук энергия ресурсларын саклау өчен түбәндәге чаралар комплексы тормышка ашырылды:

                  Иске Вәрәш, Симәк, Ташлыяр, Тойгельде мәдәният йортларына һәм район мәдәният йортына һәм киноучреждениегә энергия саклаучы лампалар куелды;

                  Иске Карамалы мәдәният йорты газ белән җылытуга көйләнде;

                  Ташлыяр мәдәният йортында котельныйга модернизация ясалды;

                   үзәк китапханәдә ремонт эшләре төгәлләнде (барлыгы 4 млн.180 мең сумлык ремонт башкарылды биредә: идәнгә плитә җәелде, урам якка фонарьлар куелды; түбә алыштырылды, тышкы стеналарга облицовка ясалды, тротуарга брусчатка җәелде);

                  авыл китапханәләренә 30 000 сумлык ремонт үткәрелде.

Агымдагы елда 13 учреждениедә газ котелларын алыштыру һәм район мәдәният йортына капиталь ремонт үткәрү планлаштырыла.

Календарьдагы истәлекле даталар һәм дәүләт бәйрәмнәре уңаеннан район күләмендә иҗтимагый әһәмиятле социаль–мәдәни чаралар үткәрү, төрле бәйрәмнәр, мәдәни-спорт чаралары, семинар-конкурслар, фестивальләр күргәзмәләр оештыру традициясе тагын да ныгый төште.

Балаларның һәм яшьләрнең ялын оештыруга зур игътибар бирелде. Бу максаттан төрле чаралар, әйтик, “Йолдызлык” эстрада сәнгате һәм талантлы балаларның “Яшь бөреләр”, яшьләр, гитарачылар фестивальләре үткәрелде. Әхлакый пропаганда алып бару, яшьләргә патриотик тәрбия бирү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатында авыл мәдәният йортлары һәм клублары арасында “Какма кеше капкасын, үз капкаңны кагарлар” исемле КВН бәйгесе оештырылды.

Китапханә системасын автоматлаштыру дәвам итә. Барлык яңа кайткан китаплар  компьютер аша каталоглаштырылдылар. Электрон каталог яңа кайткан китаплар белән тулылана бара. Ел башына электрон каталогның гомуми күләме 12000 язманы тәшкил итте.  Эш практикасына  мәгълүмати технологияләр кертү, Интернетка керү мөмкинлеге булу китапханәләрнең статусын күпкә арттырды.

 

Яшьләр сәясәте

 

Яшьләр белән эшләү җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең өстенлекле юнәлеше булып тора. Яшьләрнең социаль-икътисадый проблемаларын хәл итү һәм яшь гаиләләргә дәүләт ярдәме күрсәтү программасын тормышка ашыруның бер юнәлеше буларак яшь гаиләләргә торак төзелеше өчен ипотека кредитлары бирү эше алып арыла. 2011 елда бу юнәлеш буенча 6 гаилә ипотека кредиты алды. Бүгенге көнгә торак шартларын яхшыртуны сорап, 205 гаиләдән гариза керде. Бу ярдәмне алырга теләк белдерүчеләрнең күп булуын искә алып, киләчәктә социаль ипотека юнәлешендә эшләү максатка яраклы булачак.

Балигъ булмаганнар һәм яшьләр арасында хокук бозуларны профилактикалау максатында, 2004 елдан бирле районда  яшьләр (студентлар) формированиеләре үзәге – ФОРПОСТ эшләп килә. “Форпост” отрядлары бүгенге көндә актив эшчәнлек алып баралар. Алар составында 299 кеше исәпләнә.

Хәрби хезмәткә чакыру яшендә булган яшьләр белән эшләү максатында 2011 елда Мөслим лицее базасында  “Боец” дип исемләнгән хәрби-патриотик клуб эшли башлады.

Аның максаты яшьләргә, шул исәптән авыр яшүсмерләргә  әхлакый, хокукый физик һәм хәрби-патриотик тәрбия бирү, рухи, милли һәм хәрби-патриотик традицияләрне яңарту.

Дәүләтнең яшьләр сәясәтен тормышка ашыру иҗтимагый оешмалар белән тыгыз хезмәттәшлектә алып барыла. Алар яшьләрне әхлакый яктан тәрбияләүгә зур өлеш кертәләр. 2001 елдан районда 23 волонтерлык берләшмәсе эшли. Алар район үзәге мәктәпләре каршында оешты һәм барлыгы 189 кешене берләштерә.

Җәй көннәрендә Яшьләр эшләре, спорт, туризм бүлегенең төп бурычларының берсе –  балаларның һәм яшьләрнең җәйге ялын оештыру һәм аларны эшкә урнаштыру мәсьләсе.

2011 нче елның 30 маеннан 13 мәктәптә 860 бала өчен 18 көнлек мәктәп яны лагерьлары оештырылды. Хезмәт һәм мәшгульлек үзәге аша 250 укучы эшкә урнаштырылды.

Яшьләрнең мәшгульлеге проблемасына районда зур игътибар бирелә. Район хезмәт һәм мәшгульлек үзәге аша  укучыларны, яшүсмерләрне, һәм яшьләрне җәй көне вакытлыча эшкә урнаштыру буенча күләмле эш алып барылды. 2011 елда үз эшеңне ачуга бирелүче  субсидияләрдән 100 кеше файдаланды. Аларның 34е – яшьләр.

 

 

Физкультура һәм спорт

 

Район халкы даими төстә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнсен, сәламәт яшәү рәвеше алып барсын өчен районда мөмкинлекләр җитәрлек. Шушы максаттан “Яшьлек” спорткомплексы эшли, биредә җиңел атлетика, футбол, чаңгы хоккей, волейбол, зур теннис белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар да тудырылган. “Нептун” йөзү бассейнында йөзү, су аэробикасы, хореография, авыр атлетика белән шөгыльләнеп була.

“Республика зарядкасы” проектын тормышка ашыру максатында һәр көнне иртә белән Мөслим радиосы аша иртәнге гимнастика трансляцияләнә. Барлык мәктәпләрдә дә укулар зарядка белән башлана.

Яшьләрне һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында, оешма-предприятиеләрдә эшләүчеләрне массакүләм төстә физик культурага һәм спортка тарту максатында менә 21 ел рәттән оешма-предприятиеләр һәм авыл җирлекләре арасында спортның 8-9 төре буенча кышкы спартакиада уеннары оештырыла. Аларда район буенча 30лап команда һәм алар составында 3000ләп кеше катнаша. Җәй айларында район оешма-предприятиеләре арасында җәйге спартакиада уеннары оештыра башладык.

Укучылар белән төп уку-өйрәнү күнекмәләре балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә, Мөслим лицеенда, Мөслим урта мәктәбендә, гимназия һәм “Мизгел” яшьләр үзәге базаларында  үткәрелә.

Инвалидларның физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүләрен күп очракта реабилитацияләү чарасы буларак кына түгел, ә тормыш активлыгының даими формасы, социаль мәшгульлек буларак та карарга кирәк. Алар өчен елга ике тапкыр шахмат, шашка, армспорт, таяк тартышу, отжимание буенча  спартакиада оештырыла.  Отчет елы дәвамында мондый ярышларда физик мөмкинлекләре чикләнгән 200ләп кеше катнашты. Бу ярышларның җиңүчеләре республика ярышларында да катнашалар.

2007 елда Мөслим муниципаль районының милли көрәш федерациясе төзелде. Аның рәисе итеп мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Расыйл Фәттахов билгеләнде. Районның 15 мәктәбендә милли көрәш секцияләре эшли. Бүген әлеге секцияләрдә 378 укучы шөгыльләнә. 2011 елда ТР милли көрәш федерациясе тарафыннан, Марат Әхмәтов үзе 4 көрәш келәме белән спонсорлык ярдәме күрсәтте, алар район мәктәпләренә бүленде.

Район Башкарма комитеты карары нигезендә, җиденче ел рәттән укучылар спартакиадасы үткәрелә. 2011 елның декабрендә укучыларның 8 нче район спартакиадасына старт бирелде.

Укучыларның 8 республика спартакиадасы укучыларны физкультура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә тарту, физик әзерлек һәм спорт осталыгы дәрәҗәсен үстерү максатында үткәрелә. Мөслим районы укучыларының 8 республика спартакиадасында чыгыш ясавы канәгатьләнерлек булды. Нәтиҗәдә Мөслим районы командасы 4 урынны яулады. Бурыч – 9 спартакиадада беренче өчлеккә керү.

 

Хокук тәртибе

 

2011 елда муниципаль район территориясендә теркәлгән җинаятьләр санының кимү тенденциясе күзәтелде. Әйтик, бу чорда 147 җинаять теркәлде, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 6,4 %  ка кимрәк. Авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр саны 33% кимеде (2011 елда 2, 2010 елда 3).

Кылынган җинаятьләр буенча төп статистика күрсәткечләренең агымдагы елда җинаятьчелек структурасында милеккә каршы юнәлтелгән җинаятьләр (урлау, талау, алдау һ.б.) кимүе күзәтелә. Отчет чорында теркәлгән җинаятьләрнең чит кеше милкен урлау 50%, талау факты 25% кимеде. Җәмәгать урыннарында барлыгы       14 җинаять кылынган, үткән ел белән чагыштырганда 44% кимеде, шул исәптән урамда кылынган җинаятьләр 61% ким.

Наркотикларның рөхсәтсез әйләнеше белән көрәш өлкәсендә дә хәл катлаулы булып кала. Агымдагы елның узган чорында әлеге төр җинаять кылган өчен 2 җинаять эше кузгатылды. Узган елларның шул чорында 1 җинаять.

Отчет чорында кылган җинаятьләр өчен элек хөкем ителгән затларны тоткарлау саны 37 кеше тәшкил итте (2010 елда 34       кеше).

Хезмәт базарында туган хәл һәм элек хөкем ителгән эшләмәүче затларның артуы – алда әйтелгән негатив тенденциянең төп факторларының берсе булып тора. Иректән мәхрүм итү урыннарыннан азат ителгәч, элек хөкем ителгәннәрнең 98% ка якыны гына эшкә урнаша.

 

Последнее обновление: 25 ноября 2014 г., 16:42

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International